Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Халык сайлауларга рәхмәт белдереп, киләчәген сайлар өчен килә (+фоторепортаж)

Бүген райондашларыбыз бер-берсен бәйрәм белән котлый. Һәрберсе сайлау участокларыннан елмаеп чыгалар. Димәк, алар әлеге көннең әһәмиятлелеген һәм үз тавышларын биреп, республикабыз үсешенә зур өлеш кертүләрен аңлыйлар.

Урта Көшкәт авылында урнашкан 1078нче сайлау участогында сайлаулар электрон тавыш бирү җайланмалары ярдәмендә башкарыла. Биредә сайлаулар һәрчак актив рәвештә уза, бүгенгесе дә башкаларыннан аерылып тормады. Урта Көшкәт, Пор-Кутеш, Сала-Көшкәт авыллары гражданнары сайлау участогы ачылуга ук актив килә башлады һәм көн уртасына 62% сайлаучы үз тавышын бирергә өлгерде. Биредә тәртип саклаучылар да, җаваплы кешеләр дә сайлаулар барышын күзәтеп торалар. Аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмый.

Урта Көшкәт авылындагы сайлау участогында электрон сайлау җайланмалары моннан биш ел чамасы элек кулланыла башлаган. Дөрес, халык бик авырдан ияләнгән аңа, әле дә һәрбер диярлек килгән кешене башта тренажер компьютерда өйрәтәләр.

Беренче тапкыр сайлауга килүче, әле быел гына 18 яшен тутырган гражданнарны истәлекле бүләкләр белән каршы алдылар. Сала Көшкәт авылы кызы Марина Игнатьева да электрон сайлау җайланмасы янында югалып калмады. - Минем сайларга теләгән кандидатларым билгеле инде. Беренче тапкыр гына сайлауга килсәм дә, әлеге эшкә бик җаваплы карыйм, - диде яшь сайлаучы.

Урта Көшкәт авыл җирлеге башлыгы Юрий Михайлович Перфилов:
-Сайлауларның мөһимлегенә төшенеп, үз тавышыбызның кыйммәтен аңлап, РФ Дәүләт Думасында депутатларыбызның күбрәк булуын теләп, чын йөрәктән тавыш бирдек. Чөнки сайлаулар бик кирәк. Шуның ярдәмендә без үзебезнең киләчәгебезне инде бүгеннән хәл итәбез. Быел җирлегебездә дәүләт программалары ярдәмендә бик күп эшләр эшләнде. Халык шуларны күреп, рәхмәтле була белгән өчен сайлауларда актив катнаша. Алар иң дәрәҗәле һәм үзләрен хөрмәт итә торган шәхесләр өчен тавыш бирә.

Төшкә кадәр биредә ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин һәм районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин да булып киттеләр. Аларны электрон җайланмалар белән халыкның ничек эш итүе кызыксындырды. Берничә ел рәттән эшләп килүче электрон сайлауны инде өлкәннәр дә аңлап кабул итә башлавын искәртеп уздылар биредәге җаваплы кешеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250