Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Халыкны яклаучылар

Ел саен җәй башында илебездә социаль хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина белән очраштык. Ул үзе җитәкләгән зур коллективның эшчәнлеге турында сөйләде һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләрнең барысын да һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларга аз керемле һәм яклауга мохтаҗ гражданнарның көндәлек...

Район социаль хезмәте берничә тармакны - халыкны социаль яклау бүлеге, республика матди ярдәм үзәгенең 13 нче филиалы, "Наз" үзәгенә караган өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү, бала һәм гаиләләргә социаль хезмәт күрсәтү, тернәкләндерү бүлекчәләрен берләштерә.
Шулар арасында Алсу Гатиятуллина җитәкләгән социаль яклау бүлеге һәм аның кул астында эшләүче консультант Алсу Мөхәммәтшина, әйдәп баручы белгеч-эксперт Регина Камалиева һәм белгеч Миләүшә Зәйнуллиналар хезмәтенә райондашларыбыз аеруча хөрмәт белән карый. Төп документлар белән эшләүче бу белгечләр һәркемне якты йөз белән каршы ала, барысын да яхшылап аңлата, кирәк чакта киңәшен дә бирә.

Бүгенге көндә "Наз" үзәгенең (җитәкчесе Гөлнара Әхмәдиева) бер тармагы булган өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә Әнисә Хәйруллина җитәкчелегендә ике белгеч, бер диспетчер һәм 50 хезмәткәр, 9 шәфкать туташы социаль ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәребез турында кайгырта. Бигрәк тә Балтачтан Фәния Зиатдинова, Ордан Зәлия Шәрәфиева, Аланнан Гөлчәчәк Гафурова, Яңгулдан Дидирия Закирова, Чутайдан Руфинә Гайфетдинова, Кунырдан Раушания Гарифуллина, Ушмадан Маргарита Добромыслова һәм шәфкать туташы Илһамия Сафина хезмәтләре мактауга лаек. Алар әби-бабалар, ялгыз яшәүче инвалид авылдашлары турында ихластан кайгыртып, хезмәтләрен күңел биреп эшлиләр.

Гаилә һәм балалар белән эшләүче белгечләрнең дә хезмәтенә тел-теш тидерерлек түгел. Энҗе Корбанова җитәкчелегендәге хезмәткәрләр социаль яктан имин булмаган гаиләләргә күзәтчелек итеп, аз керемле, күп балалы гаиләләргә ярдәмнәр оештыруда армый-талмый хезмәт куя.

13 нче филиал (җитәкчесе Фатыйма Галимова) хезмәткәрләренең эше дә тавык чүпләп бетермәслек. Алар субсидия, матди ярдәмнәрнең тиенен-тиенгә санап, хезмәтләрен олы җаваплылык тоеп башкаралар. Хәзерге вакытта районның һәр икенче кешесе нинди дә булса матди ярдәм алып тора.

Чепьядагы тернәкләндерү бүлекчәсендә дә үз эшенең осталары хезмәт куя. 24 кешедән торган бу коллектив тернәкләнүчеләрнең ялын файдалы һәм күңелле үткәрү өчен көчләрен дә, вакытларын да жәлләми. Соңгы биш айда гына да биредә 250 кеше тернәкләнү узган.

Кеше кайгысын үзләренекедәй кабул итеп, кешенең рухи һәм матди хәлен яхшырту өчен барысын да эшләргә әзер торучы бу тармак хезмәткәрләре башкача эшли дә алмый, чөнки социаль хезмәткәр дәүләтнең үз гражданнарын яклау вазыйфаларын үти. Алар мохтаҗларның җанын дәвалый, кыенлыклар белән ялгыз көрәшә алмаганнарны тормышка кайтара, мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм кулы суза.


Рәсемдә: Илгизә Җәләлиева социаль хезмәткәре Фәния Зиаятдинова белән. "Әле ярый социаль яклау дигән хезмәт бар, берүк бетә генә күрмәсен. Минем кебек ярдәмгә мохтаҗларга зур терәк ул. Мин бу бүлек хезмәткәрләре эшчәнлегеннән бик канәгать. Фәния исә үз кызым кебек, килешеп яшибез. Бигрәкләр дә якты йөзле, тәмле телле инде", ди тыл ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250