Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Хезмәт” Эльвина Иванованы олуг җиңүе белән котлады

Бүген "Хезмәт" газетасы редакциясе коллективы Түнтәр мәктәбендә кунакта булып, "Без мәктәпкә барабыз" фотосурәтләр бәйгесендә җиңү яулаган Эльвина Иванованы тәбрикләп кайтты.

Котлау тантанасының Эльвинаның үзе белем алган мәктәптә үтүе әлеге чараны тагын да күркәм итте. Сыйныфташлары, укытучылары, гомумән укучылар арасында нинди горурлык бит. Әнә, Эльвинаны котлар өчен "Хезмәт" газетасының баш мөхәррире Вакыйф Зәкиев үзе, газетаның электрон варианты хезмәткәре, әле алай гына да түгел авылдашы булган Энҗе апасы Зарипова килгән. Шулай ук җиңүчене тәбрикләргә дип Балтачтагы "Балалар кибете" директоры Фәридә Мошкина да махсус кайткан. Эльвинага бәйгедә катнашуы өчен олы рәхмәт белдереп, "Хезмәт" газетасының Рәхмәт хаты һәм спонсорның махсус бүләкләре тапшырылды.
- Җиңүемне бик теләгән идем. Рәхмәт сезгә! - диде Эльвина куанычыннан.
Үзенә рәхмәт, Эльвина. Сайтыбыз белән даими кызыксынып, бәйгеләрдә актив катнашуың өчен.
Рәхмәтләребезнең иң олысы- "Без мәктәпкә барабыз" фотосурәтләр бәйгесен үткәрүдә иганәчелек ярдәме күрсәткән Фәридә Мошкинага.
Балтач үзәгендә урнашкан Мошкиннарның "Балалар кибете" моннан алты ел элек ачылып, район халкына игелекле хезмәт күрсәтә. Биредә сатып алучылар өчен барлык уңайлылыклар да булдырылган. Кибет аерым бүлекләрдән тора. Анда аяк һәм өс киемнәре, яңа туган сабыйлар өчен кирәкле киемнәр, балалар җиһазлары, уенчыклар, шулай ук укучы балалар өчен уку кирәк-яраклары бар.
- Без бары сыйфатлы товарлар гына сатабыз. Шуңа да безнең кибеттә бер булган кеше кабат безгә килә, - диләр инде ачылган көннән үк эшләүче сатучы кызлар Әлфидә Алексеева, Миләүшә Хәмидуллина һәм Мария Осипова.
Сезгә балалар киеме яки уку кирәк-яраклары кирәк икән, кичекмәстән, Балтач үзәгендәге "Балалар кибете"нә рәхим итегез. Биредә киң ассортимент һәм чагыштырмача арзан бәя. Кыскасы, сыйфат, ышаныч һәм уңайлылык - өчесе бер урында!
"Балалар кибете" дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00- 18.00, шимбә һәм якшәмбе көнне 9.00- 16.00 сәгатьләргә кадәр эшли. "Балалар кибете"нең ишекләре һәркем өчен ачык. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250