Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Хезмәт» газетасы “Татнет йолдызлары” номинациясендә җиңүче һәм “Ел лидеры-2014” исеменә лаек булды

Ел ахырында гаммәви мәгълүмат чаралары ел буена башкарган эшләренә йомгак ясый. "Татмедиа" җәмгыяте дә үзенә кергән редакцияләрнең еллык эшчәнлеген бәяләп, нәтиҗәләр чыгарды.

Газетабызның электрон варианты "Татнет йолдызлары" номинациясендә җиңү яулады. Без - «Хезмәт» газетасы редакциясе дипломант булдык. Татарстан Республикасының агентлыгы җитәкчесе Ирек Минәхмәтов коллективка шулай ук акчалата бүләк тә тапшырды.
Матбугат тармагында нәтиҗәләр ясаганда, безнең "Хезмәт" газетасы алдынгылар рәтендә булуы ачыкланды. Уңай якка булган үзгәрешләре өчен басмабыз "Ел лидеры-2014" исеменә лаек булды. "Татмедиа" ААҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов имзалаган диплом "Хезмәт" газетасының баш мөхәррире Вакыйф Зәкиевка тапшырылды.
Әлеге дәрәҗәгә ирешү - редакциябезнең барлык хезмәткәрләренең тырышлыгы нәтиҗәсе. Үз эшенә фидакарьлек белән караганнар гына шундый нәтиҗәгә ирешә ала. Әлбәттә, бу җиңүгә тугры укучыларыбыздан башка да җитеп булмас иде. Нәкъ менә аларның теләк-тәкъдимнәре, газетабызга, анда басылган язмаларга карата булган фикерләре безгә кызыклы басма чыгарырга ярдәм итә, укучыларыбызның игътибары иҗат итәргә көч бирә. Яңа елда да бергә калыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250