Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Хезмәт” хоккейга чакыра

10-11 декабрь көннәрендә "Хезмәт" газетасы призына хоккей ярышлары була. Газетабыз призына уздырылачак ярышта катнашырга 15 команда теләк белдерде.

Алар 10сы көнне дүрт группага бүленеп көч сынашачак. Уеннар Чепья, Түнтәр, Норма авылларының хоккей мәйданчыкларында үтәчәк. В группасына кергән командалар уены алдан хәбәр ителгәнчә Сосна бозында түгел, ә Карадуганда үтәчәк. Норма зонасында үтүче уеннарны тамаша кылырга килгән җанатарлар һәм уенчылар өчен элеккеге "Гасар" кафесында туклану мөмкинлеге булачак.
Финал уеннары 11 декабрьдә Балтач спорткомплексы янәшәсендәге хоккей мәйданчыгында иртәнге сәгать 9га дип планлаштырыла. Райондашларыбыз, сезне көтеп калабыз! Кайнар чәй, шашлык һәм телеңне йотарлык пылаудан авыз итеп, командалар өчен тавыш бирүдән беребез дә читтә калмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250