Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Хезмәт"леләр өлкәннәрен сөендерде (+фото)

Өлкәннәр көне якынлашкан мизгелләрдә "Хезмәт"леләр дә өлкәннәрен хөрмәтләп,күчтәнәч тулы пакетлар өләште.

Лаеклы ялдагы хезмәттәшләребез әлеге көннәрне бик көтеп ала. Бүләк алу максатыннан түгел, ә очрашып, яңалыклар белән бүлешү өчен.

Озак еллар редакциябездә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәттәшләребезне без дә бик көтеп алабыз,алар янәшәсендә истәлекләрне барлыйбыз. Раилә Мөхәммәтҗанова, Зинаида Гришкина, Мария Григорьева, Рәфыйк Шәрәфиев, Нурулла Галиев, Александр Кунаев, Зоя Федорова, Рәмзилә Сәгыйтова, Тәлгать Таҗиев, Нурия Даутова, Хәлил Нәкыйпов, Галина Васильева, Фирдәүсә Заһриева, Илсөяр Фәйзрахманова, Равилә Габдрахмановаларның хезмәтләрен югары бәяләп, алар биргән киңәшләрне без һәрчак чын күңелдән кабул итәбез.
Очрашу мизгелләребез аларның шат елмаюы белән башланып китсә, ахырдан һәммәсе рәхмәтләрен әйтеп озатып калды. Әлеге очрашулардан соң күңел рәхәтлеге белән юлга кузгалдык, ә күңел түрендә бер генә теләк, яңадан очрашулар насыйп булсын, кадерле һәм хөрмәтле өлкәннәребез.
Булат Сәйфетдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250