Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хезмәтләре мактауга лаек (фото)

Кайчак башка район вәкилләре белән сүз куертканда хокук мәсьәләсенә тукталырга туры килә икән, аларның берсе дә бездәге иминлек шартларына игътибар юнәлтмичә калмый.

Тыныч, имин шартларда матур йортлар җиткезеп, тормыш-көнкүрешебезне яхшыртып, тәртипле балалар үстереп күркәм генә яшәп ятуыбызны профилактика-аңлату эшләренең күпләп булуына бәйлиләр.

Алар ялгышмый, бу чыннан да шулай, район эчке эшләр бүлеге тарафыннан районда тәртип бозуларны, җинаятьләрне кисәтү, булдырмау максатыннан профилактика эшләре даими үткәрелә, балигъ булмаган балалар белән төрле тәрбияви чаралар уздырыла, ДНД вәкилләре белән төнге рейдлар үткәрү генә дә җәмәгатьчелек тәртибен җайга салуда мөһим роль уйный. Әмма күпме генә аңлату эшләре алып барылса да, барыбер камиллеккә ирешеп бетеп булмый, монысы инде табигый хәл, чөнки шәһәр белән авыл мохите гел алышынып торганда урталыкта яши алуыбыз да начар түгел.

Илдар Усманов җитәкләгән Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегендә бүгенге көндә 70кә якын хезмәткәр эшли. Бүлек эшчәнлеге республикада уңай бәяләнә, 9 айлык эш күрсәткечләре буенча, 3нче категориягә кергән 21 эчке эшләр органнары арасында алар 4 урында. Шушы вакыт эчендә 103 җинаять теркәлгән, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 5 очракка күбрәк, - үтерү, урлау, караклык, фатир басуларның артуы күзәтелә. Шул ук вакытта белә торып сәламәтлеккә авыр зыян салу, үтерү нияте белән кешегә зыян китерү кебек җинаятьләр кимү ягында. Җинаятьләрнең 93,9 проценты ачылган, бу юнәлештә алны-ялмый белми хезмәт куйган, оператив эзләнүләр алып барган хезмәткәрләрдән гыйбарәт бүлек 2нче урында бара. Шулай да 6 җинаятьне әле ачыклап бетерәселәре бар, шуның 5се чит кеше милкен урлау, берсе өйгә ут төртү. Моның буенча тикшерү эшләре дәвам итә. «Кайнар эз» буенча 9 айда гына да 29 җинаять билгеле булган. Замана зәхмәтенә әверелгән наркотикларның законсыз әйләнеше дә районда җитди контрольдә, шундый 2 җинаять теркәлүе мәгълүм. Законсыз рәвештә утлы корал тотучыларны да гел ачыклап торалар, Балтачның үзендә, Чутай, Каенсар авылларында да шундый очраклар билгеле булды. Утлы коралны аны ялгышып кына да саклап тотарга ярамый, вакытында бүлеккә, яисә участок вәкилеңә тапшырырга кирәк, чөнки законы катгый. Терроризм-экстремизмга каршы эшләү дә полиция хезмәткәрләренә йөкләнелә, күңелсез хәлләр булмасын өчен дини учреждениеләрдә даими тикшерүләр үткәрәләр, мәчетләрдәге, чиркәүләрдәге дини китап-әсбаплар күз уңыннан үтә. Коррупциягә каршы көрәштә дә бик оператив эшлиләр, шуңа күрә соңгы айларда ришвәт бирү һәм алу, милек үзләштерү кебек икътисадый җинаятьләр күзәтелмәгән. Җәмәгать урыннарында, шулай ук урамнарда җәмәгатьчелек тәртибен саклау аерым җитди бурыч булып тора, моның буенча эшчәнлекнең билгеле бер югарылыкта баруы район халкының күз алдында, шуңа күрә урыннарда тәртип бозулар күренми.

Район юлларында 9 айда 14 юл һәлакәте теркәлгән, 2 кеше үлгән, 16 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Машиналар саны районда хәзер көнләп арта дисәк тә ялгыш булмас, шуңа да ЮХИДИ хезмәткәрләренә тыгыз режимда эшләргә туры килә.

- Күпме генә аңлату-профилактика эшләре алып бармыйбыз, әмма «эчкән баштан» җинаять кылуларны киметә алмыйбыз әле, моның буенча эшчәнлегебезне тагын да көчәйтәсебез бар, - ди башкарган хезмәтләренә тәнкыйть күзлегеннән карап нәтиҗә ясарга өйрәнгән, үзе дә әлеге бүлектә озак еллар эшләп тәҗрибә туплаган җитәкче Илдар Котдусович. - Бәйрәм уңаеннан, бүлектә эшләүчеләрнең берсен әйтеп, берсен калдыра торган түгел, һәммәсе дә үз эшләренең осталары, озак еллар эшләүчеләр алыштыргысыз хезмәткәрләребез булса, яшьләр исә өметле киләчәгебез. Һәрбарчасына да исәнлек-саулык, тазалык-байлык телисе килә. Иң мөһиме, гаиләләрендә бәхетле булсыннар, сабыр канатлары сынмасын, эшләрендә кыенлыклар тумасын.

Спорт белән хезмәтне бергә бәйләп алып баручы, бәйрәмнәрдә ветераннарын онытмыйча кунак итүче, Яңа еллар җитә калса балаларын чыршы янына дәшеп бәйрәм бүләк итүче, һәр елны һөнәри бәйрәмнәрен корпоративлар уздырып, зурлап билгеләп үтүче полиция хезмәткәрләренең эшләре уң булсын, ә безнең тормышларыбыз исә имин торсын, дип телисе килә. Тыныч күңел белән таңнар аттыруыбыз, хәләл милкебездән колак какмый яшәвебез, бәйрәмнәрне, төрле чараларны матур үткәрүебез аларга да бәйле, югыйсә. Берәрсе тәртип боза калса да, кайда монда полицейскийлар, дип сөрән салабыз түгелме?!

Баш рәсемдә Илдар Усманов (уңнан икенче) район полициясенең хөрмәтле ветераннары белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250