Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әхмәт Мазһаровның фәнни эшен америкалылар күреп алган

Галим, техник фәннәр докторы, академик Әхмәт Мазһаров - үзебезнең районныкы, Сосна авылы егете. Республика көне уңаеннан Әхмәт әфәндене телгә алуыбыз гаять тә урынлы, чөнки аның республикабыз алдында башкарган хезмәтләре чиксез.

Әхмәт Мазһаров 1943 елның 1 гыйнваренда Сосна авылында туа. Балтач мәктәбендә белем ала, Казан химия-технология институтын тәмамлый.1968 елда Д.И.Менделеев исемендәге Мәскәү химия-технология институтына укырга керә, аны фән кандидаты диссертациясе яклап тәмамлый. 1984 елда техник фәннәр докторы, 1990 елдан профессор. 19991 елдан Казандагы Бөтенроссия углеводород чималы институты директоры. Академикның хезмәтләре углеводород чималын күкерттән чистарту процесслары өчен катализаторлар булдыруга юнәлдерелгән. Дөньяда беренче булып галимебез тәкъдим иткән Тенгиз нефтен селектив демеркуризацияләү процессын АКШның "Шеврон" кампаниясе 1995 елда производствога кертте. Академик Әхмәт Мазһаров - "Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре" өчен орден кавалеры.
Әхмәт Мазһаровның районыбыз өчен, аеруча да туган авылы Сосна халкы өчен дә кылган игелекләре дә күп.
- Соснабызны мәчетле иткән кеше ул, - диләр аның авылдашлары беравыздан.- Шуңа да мәчетебезне аның әтисенең исеме белән атадык. Хәзер менә иман йортыбызда ремонт, яңарту эшләре бара. Монда да Әхмәт аганың ярдәме әйтеп бетергесез зур булды.
Балтач урта мәктәбе коллективы галимнәребезнең хезмәтләрен мәңгеләштерү, яшь буынның күңеленә сеңдерү максатыннан, махсус проект нигезендә Әхмәт Мазгаровның үткән тормыш юлын, эшчәнлеген барлап, экспозиция туплау өстендә эшли.
- Бу бик тә четереле, озак вакыт таләп итә торган хезмәт. Чөнки шәхесебез искиткеч күп фәнни хезмәтләр башкарган кеше. Камиллеккә, төгәллеккә ирешү өчен хәйран гына документларны барларга туры килә. Әхмәт әфәнде белән берлектә Балтачыбызның янә бер галиме - Габделфәрт Вәлиев хезмәтләрен, истәлекләрен җыйныйбыз. Шул ук вакытта Балтач урта мәктәбе тарихы китабын чыгару өстендә дә эш бара, - дип аңлатты безгә Балтач урта мәктәбе директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева галимебезнең булачак стенды һәм дә шәхси китапларын туплау буенча.
Әхмәт ага бер елны Нормабаш авылына да изгелек кылды. Авылның зиратына җирләнгән мәшһүр Вәлиулла хәзрәт каберенә дә таш яздыртып куйдырды.
Галимебез Сосна авылына еш кайта, халкын үз итә, туган нигезен ташламый. Кайткан саен әти-әнисе каберен зыярат кылып, авылдашлары белән аралашып, шатлыкларын уртаклашып, прблемаларын өйрәнеп китә. Шундый күркәм, хәтта чит илләргә мәгълүм шәхесле булуы белән Сосналылар гына түгел, бөтен район халкы да горурланырлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250