Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хәрби җыенда беренчелек Балтач егетләрендә (фоторепортаж)

7 көн сизелмичə үтеп тə китте, ди Казан шәһәрендә үткән яшь армиячелəр җыеныннан кайткан Балтач егетлəре.

Хәтерләсәгез Казанда үтүче хәрби җыенда Балтач егетләренең ә катнашуы турында язган идек. Алар үзлəренə күп яңалыклар алып, көчлəрен ныгытып һəм бар конкурсларда катнашып, Балтач данын яклап, беренчелекне яулап, яшь армиячелəр киеме белəн бүлəклəнеп, кабат районыбызга кайттылар.

Егетләр проектлар төзү буенча беренче урынны алып, яшь армиячелəр жыенының генерал- майор А.И.Бородинның Мактау хаты һəм талантлар университеты тамгасына да ия булганнар, сертификат белән дә бүләкләнгәннәр. Футбол ярышларында да аларга тиңнәр булмаган, медаль белəн бүлəклəнгəннəр. Илсаф Шакиров көндəшлəренə бер гол да керттермичə футбол ярышларының иң яхшы капкачысы исемен алган.
Марафонны иң яхшы үтеп, үзенең иң көчле икəнен исбатлап, Илназ Фёдоров беренче урынга лаек булып, медаль белəн бүлəклəнгəн. Ə өченче егетебез Никита Васильев волейбол ярышларында бик матур уен күрсəткəн. Аның белəн генə чиклəнеп калмаганнар егетлəребез, яшь армиячелəр жыенының көн кубыгына да ия булганнар.
"Молодцы, егетлəр!" дияргə генə кала. Барган җирегездəн гел матур күрсəткечлəр белəн кайтасыз.

Егетлəр җыеннан мəктəпне бетергəч, хәрби уку йортына укырга керергə игән максат белəн кайтканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250