Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

И җаным... Чистый җаныма төште бүген тегеләр...

Уенын чынын бергә кушып

Видео яздырырга утырам... Бүлдерәләр. Өй җыештырырга тотынам... Тагын тегеләр. Табак-савыт юмакчы булам, һаман шулар инде...

Кызлар дииим... Сезгә дә урыс егетләре шалтыратып акча бирәбез, проценты да юк кына дип сөйлиләрме ул...

Син Гөлзәминәме ди бүген берсе. Нәкъ үзе, минәйтәм, каян белдең.

Ишетмим ди... Мине дә ишетмәүче булыр икән. Алдыйсың бит, дим, тегеңә. Мин Түнтәрдә берәр сүз әйтсәм, Шалканнан әни бик каты кычкырма әле, тавышың безгә яңгырый дип шалтырата.

Һаман ишетмим ди. Ярар, колагыңны чистарт та яңадан җыярсың, минем эшем күп әле дип өздем инде, нишләтим.

Әле дә ул «тегеләрдән» татар теле — анам теле коткара, име...

erid: 2Vtzqv1AZW9

Әни белән телефоннан сөйләшәм. Бүгенге көн вакыйгаларын яктыртам. Төпчек кызының җүләрлекләреннән көлеп туярга өлгермәде. Тегеләр шалтырата. Әнә, минәйтәм, шалтыраталар инде тагын. Колагын чистарткандыр да шалтырата инде, үзең шулай кушкансың ич ди.

Татар теле дә булышмады бу юлы... Аптырагач телефонымны алып. Урысчалап... Надоели инде... Я вам никаких заявок не оставляла... Отстаньте от меня дип кычкырдым... Билләһи, чыгырымнан чыгардылар...

Гөлзәминә Гадбрахманова,

Түнтәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9