Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Иң югары бәя

Сатучы кибет өстәле артында басып тора һәм таркау гына кыяфәттә урамга карый иде. Кечкенә генә бер кыз кибет янына килде һәм чын мәгънәсендә витринага ябышты. Үзе эзләгән әйберне күреп алуга, аның күзләре сокланудан ялтырады. Ул эчкә керде һәм үзенә фирүзә ташлы муенсаны күрсәтүләрен үтенде.

- Бу минем апам өчен. Сез аны матур итеп төреп бирә аласызмы? - дип сорады ул.
Хуҗа бәләкәчкә ышанмыйча карады һәм сорады:
- Ә синең күпме акчаң бар?
Кыз кесәсеннән кечкенә яулык тартып чыгарды, аны сүтте һәм өстәлгә бер уч вак акча чәчте. Өметле тавыш белән:
- Бу җитәрме? - дип сорады.
Анда бары тик берничә вак тиен генә иде. Кыз горурланып:
- Беләсезме, мин үземнең апама бүләк бирәсем килә. Әни үлгәннән бирле, апабыз безне кайгырта, ә үзенә вакыты да калмый. Бүген аның туган көне һәм мин ышанам: мондый муенсаны бүләк итеп алса, ул бәхетле булачак. Аның төсе апамның күзләренә бик туры килә.
Ир кеше муенсаны алып, кибет эченә кереп китте, тартма алып чыкты, аңа фирүзәне салды, аны лента белән бәйләде, бант ясады.
- Тот! - диде ул кызга. - Һәм сак кына алып кайт!
Кыз чабып чыгып китте һәм сикеренә-сикеренә өенә атылды.
Кибет бусагасын яшь кенә кыз атлап кергәндә, эш көне инде ахырына якынлаша иде. Ул өстәлгә тартманы, төрелгән кәгазьне һәм сүтелгән тасманы аерым куйды.
- Бу муенсаны биредә сатып алдылармы? Ул күпме тора иде?
- Ә! - диде кибет хуҗасы. Минем кибетемдәге теләсә кайсы эшләнмәнең бәясе - һәрвакытта да минем һәм клиентар арасындагы сер.
Кыз:
- Тик минем сеңлемнең бары тик берничә тиене генә бар иде. Муенса чын фирүзәдән, шулай бит. Ул бик кыйммәт торырга тиеш. Безнең аңа акчабыз җитми.
Ир кеше тартманы алды, бик кадерләп һәм җылылык белән аны яңадан төрде һәм кызга тапшырды да әйтте:
- Ул иң югары бәяне түләде. Теләсә кайсы олы кешегә караганда югарырак. Ул үзендә булган бар акчаны бирде.
Кечкенә кибеткә тынлык иңде. Калтыранган кулларына кечкенә төргәк тоткан кызның битеннән ике тамчы агып төште.
Чыганак: http://khayat.ru
Фото: http://ru.aliexpress.com/store/product/Free-shipping-Antuque-Silver-Metal-Fashion-Sem-Stone-Pendant-Necklace-Vintage-Turquoise-Necklace/533911_1626784876.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250