Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Якын кешебезне югалттык...

Барыгыз да исән-сау гомер итегез, якын кешеләрегез янәшәгездә булсын, кайгы җилләре сезнең гаиләне урап узсын.

Октябрьнең соңгы көннәрендә кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, оныкларның яраткан бабалары Нурмиев Хәкимулла Нәбиулла улы вафат булды.

Әтиебез авырганда һәрвакыт ярдәм иткән, гел хәлебезне белеп торган участок табибыбыз Альфир Рифкать улына, якыныбызның хәлен җиңеләйтү өчен көченнән килгәнчә тырышканы өчен аеруча рәхмәтләребезне ирештерәсе килә. Шулай ук табибларга, ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләүчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Барлык йолаларын үтәп, әтиебезне соңгы юлга озатуда катнашкан, кайгы-хәсрәтебезне уртаклашкан, гаиләбезгә рухи һәм матди яктан ярдәм иткән туганнарыбызга, дусларыбызга, күршеләргә, үзе белән эшләгән хезмәттәшләренә, мәчетебез хәзрәтләренә, авылдашларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Барыгыз да исән-сау гомер итегез, якын кешеләрегез янәшәгездә булсын, кайгы җилләре сезнең гаиләне урап узсын.

Хөрмәт белән мәрхүмнең тормыш иптәше, кызлары, улы, оныклары, 

Кариле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев