Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ялларга һава торышын фаразладылар

Буран туктармы?

Ялларда буран туктаячак. Әмма төнге сәгатьләрдә —27 градуска кадәр суыта. 

Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, шимбә — 10 февральдә көндез һава температурасы —12...—17 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә температура —16...—21, урыны белән —25 градуска кадәр төшәчәк, аз гына кар явачак. Якшәмбе — 11 февральдә көндез термометрның терекөмеш баганасы —12...—17 градус, иртәнге һәм төнге сәгатьләрдә —19...—24, урыны белән —27 градус күрсәтәчәк. 

Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, дүшәмбе — 12 февральдә көндез һава температурасының —9...—14 градус тәшкил итүе көтелә. Төнге сәгатьләрдә —20...—25 градус. Сишәмбе — 13 февральдә күпчелек районнарда кар явачак. Көндез —7...—12, төнлә —13...—18 градус.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы