Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа ел каникулларын имин үткәрик!

Озак көтелгән бәйрәмнәр сәламәтлектә һәм күңел күтәренкелегендә узсын өчен гади, әмма мөһим хәвефсезлек кагыйдәләрен искә төшерәбез.

Аш бүлмәсе уен урыны түгел

Статистика буенча, Яңа ел бәйрәмнәрендә илдә имгәнүләр саны 50 процентка арта. Кечкенә балаларның ата-аналарына аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Бәйрәм табынын әзерләгәндә бала аш бүлмәсендә булмасын. Өстәл читенә кайнар ризыклы савыт-саба куймагыз, табаның тоткасын стенага таба борыгыз, мөмкин булганча ерак конфоркаларны гына кулланырга тырышыгыз. Баланың кайнар духовка янында уйнавына юл куймагыз.

Шулай ук, үтүкләргә, плойкаларга игътибарлы булырга кирәк: кулланганнан соң аларны шунда ук хәвефсез урынга алып куегыз.

Боз сөңгеләре һәм бозлавык

Кул-аякны каймыктырулар, җәрәхәтләнүләр кышкы вакыт өчен сирәк күренеш түгел. Кешеләр алкоголь кулланып бәйрәм иткән, шул сәбәпле уяулыкларын киметкән чорда исә имгәнүләр саны тагы да арта.
Бозлавык вакытында хәвефле урыннарны урап узарга тырышыгыз, машиналар йөргән юлдан йөгереп чыкмагыз. Кулларыгыз буш булсын, аларны кесәләрегезгә тыкмагыз — бу егылу ихтималлыгын тагы да арттыра. Әгәр дә егыла башлаганыгызны тойсагыз, җыелыгыз, кулыгызда булган әйберләрне түгел, үзегезне саклап калырга тырышыгыз.

Кышын кешеләрне сагалаучы тагын бер хәвеф — боз сөңгеләре һәм түбәләрдәге боз. 21 декабрьдә Уфаның Ленин урамында бер ир өстенә зур боз кисәге килеп төшкән. Баш җәрәхәтләре белән аны дәваханәгә алып киткәннәр.
Сак булыгыз, кар төшү куркынычы турында кисәтүче саклагыч тасмаларны һәм белдерүләрне инкарь итмәгез.
Машиналарын йортлар янына куючы автомобиль хуҗаларына да ешрак югарыга карарга һәм хәл-шартларны бәяләргә кирәк.
Әгәр дә сез түбәдә үтеп баручыларның башына төшәргә ихтимал булган боз сөңгесе күрсәгез, идарәче компаниягә, яки 112 номерына шалтыратыгыз.

Хәвефле таулар

Шушы көннәрдә Уфада бәхетсезлек очрагы теркәлде: ихаталарның берсендә ун яшьлек малай таудан юлга шуып төшкән һәм үтеп баручы машина тәгәрмәчләре астына эләккән. Баланы җәрәхәтләр белән дәваханәгә алып киткәннәр.

Хәзерге вакытта тауга ком сипкәннәр, ни өчен ихатада хәвефсез боз шәһәрчеге ясалмаганлыгын тикшерү бара, әмма өлкәннәр шунда ук куркыныч уеннарга игътибар итсә һәм аларны туктатса, фаҗигане булдырмый калып булыр иде.

Баланы тауда уйнарга җибәргәнче аны үзегез барып карагыз, шуып төшегез, сынагыз. Моның куркыныч шөгыль булуын, тайгак тау битеннән күтәрелергә, шуып төшүче алдыннан йөгереп чыгарга ярамаганлыгын һәм шуып төшкәч тә шунда ук читкә китәргә кирәклеген аңлатыгыз.

Дөрес туклану турында онытмыйбыз

Яңа елның күзгә күренеп тормаган тагын бер хәвефе — мул табын. Мондый бәйрәмдә үз-үзеңә барлык нәрсәне дә рөхсәт итү, рәхәтләнеп күңел ачу традициясе бар. Һәм нәкъ Яңа ел каникулларында күпләрнең хроник авырулары көчәя. Табибларга гастрит, холецистит, ашказаны җәрәхәтләре, йөрәк һәм кан тамырлары авырулары кискенләшеп мөрәҗәгать итәләр.

Яңа ел төнендә артыгын ашамас өчен диетологлар 31 декабрьдә иртәнге, төшке һәм кичке аштан баш тартмаска, ә «авыр» Яңа ел салатларын җиңел кабымлыкларга, канапега, брускетталарга алмаштырырга киңәш итә. Ял көннәрендә күбрәк вакытны ачык һавада үткәрегез.
Алкогольне чамадан тыш кулланмагыз һәм салкыннарда аның белән җылынырга тырышмагыз. Алкоголь ялган җылын­ганлык хисе бирә, исерек кеше салкынны дөрес бәяләми, ә бу өшүгә һәм туңуга китерергә мөмкин.

Пиротехника белән сак булыгыз!

Пешү, җәрәхәтләр алу, ампутация... Яңа ел бәйрәмнәренең мондый нәтиҗәләре турында уйлыйсы килми, әмма пиротехника куллану кагыйдәләрен бозу аркасында алар булгалый. Еш кына "бомбочкалар"дан һәм фейерверклардан балалар зыян күрә. Безнең бурыч — аларны зыян күрүдән саклау һәм пиротехника белән ничек эш итәргә кирәклеге турында дөрес үрнәк күрсәтү.

Беренчедән, балаларга беркайчан да петарда очырырга рөхсәт итмәгез. Икенчедән, пиротехниканы махсус кибетләрдән генә сатып алыгыз. Өченчедән, фейерверкларны йортларга һәм кешеләргә якын җирдә очырмагыз, ачык мәйданчыклар эзләгез. Пиротехника өстенә иелмәгез, ул эшләмәсә, аны сүтә күрмәгез.
— Пиротехника сатып алганда төргәкнең яраклылык вакытын һәм торышын тикшерергә, шулай ук, анда урыс телендә җентекле тасвирлама булуына инанырга кирәк, — дип киңәш итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе белгечләре. — Пиротехниканы коры бинада сакларга кирәк. Аны җылыту приборларыннан, ут чыганакларыннан читтә һәм туры кояш нурлары төшмәгән урында саклау зарур.

Автор: Резеда Галикәева

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев