Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа үсеш-үзгәрешләргә омтылып

1973 елда районыбызда оешкан электр челтәренең бай тарихы, онытылмас вакыйгалары, фидакарь шәхесләре бар

Балтач электр челтәре үзенең 50 еллык эшчәнлеге барышында гаҗәеп күп үзгәрешләр кичерде. Корыч үткәргечле агач баганалы, линияләрдә һәлакәт була калса чаңгы киеп, велосипедка атланып яки ат җигеп чыгып чапкан вакытлар артта калды, бүген исә югары технологияләргә ия район электр челтәре кайчандыр хыялда да булмаган зур эшләр башкара.

12 май көнне район электр челтәре үзенең олпат ветераннарын, юбилей уңаеннан, эш урынына җыеп, хөрмәтләде, аларга алмаш булган алдынгы яшьләрне дә бүләкләде.

...Ветераннарыбыз шарлар белән бизәлгән залга салмак кына атлады. Үз эшләренең осталары булган Рафаэль Сабирҗанов, Рафаэль Зиннәтов, Нурмөхәммәт Салихов, Вагыйз Таҗиев, Мөдәрис Гарифуллин, Асия Гыйбадуллина һәм башкалар тыйнак кына урыннарын алдылар, оешма җитәкчесе Руслан Бахтиозин бәйрәм барышы белән таныштырып үткәч, бүгенгене үткәннәр белән тоташтырган видеоязма бар игътибарны үзенә җәлеп итте. Бәйрәм шатлыгы белән уртаклашырга, тормыш-көнкүрешебездә аеруча да зур әһәмияткә ия булган һөнәр ияләрен котларга район җитәкчелегеннән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, Идел буе электр челтәренең директор урынбасары Марат Галимәрданов килде. Алар мөхтәрәм ветераннарны һәм алмашчы буынны Мактау таныклыклары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Әлеге бәйрәмдә озак еллар намуслы хезмәт куйган ветеран-энергетиклар Әнвәр Бахтиозин, Резеда Гыйләҗева, Рафаил Сабирҗанов, бүгенге көндә эшләүче Марат Әхмәтов, Ранил Галимов, Александр Чеботарев «Электр челтәрләре компаниясе» акционерлык җәмгыятенең Мактау таныклыгы белән бүләкләнделәр. Ветеран-энергетиклар Вагыйз Таҗиев белән Фәиз Фәйзрахманов, техник хезмәткәр Әнисә Садыйкова Балтач районы башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Оператив-күчмә бригада электромонтеры Рәнис Һадиевка, контролер Рәмзис Галиповка, лаеклы ялдагы ветераннар Дания Гареевага, Сәрия Шиһабетдиновага , Рафаил Зиннәтовка район башкарма комитетының Рәхмәт хатлары бирелде.

– Фидакарьлегегез, намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә, – диде Казан кунагы Марат Галимәрданов. – Бүгенге көндә ирешкән югары күрсәткечләр – алар шушы ныклы коллектив-ның, югары һөнәри осталыкка ия белгечләрнең тырыш хезмәте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов әлеге хезмәт урынының дәрәҗәле икәнлеген билгеләп үтте, династияләргә байлыгын да ассызыклады.

– 50 ел эчендә ничә буын алышынган, ничә династия биредә хезмәт куйган, район электр челтәрендә эшләүчеләр белән без һәрчак горурланабыз, – диде Айдар Хәйретдинов район җитәкчелеге исеменнән котлаулар ирештергәндә.

Энергетикларны кешелек дөньясына нур, яктылык бүләк итүчеләр дисәк тә була. Килеп чыккан төзексезлекләрне тиз арада хәл итә алулары беренче чиратта югары һөнәри осталыкларына бәйле булса, икенчедән, заманча техникага ия булулары эшне максатчан, тоткарлыксыз башкарырга ярдәм итә. Җылы очрашудан соң электр челтәре тирәлегенә оештырылган эскурсия шуның ачык дәлиле иде. Кунаклар башта тулы бер комплект-машина белән кызыксындылар, аннан электр утын өзмичә генә линиядәге эшләрнең ничек башкарылуы белән таныштылар. Юбилей чарасы әнә шулай үзенчәлекле, эзлекле оештырылган иде, ветераннар өчен оешманың тарихын чагылдырган җыентык та әзерләнгән. Ул җыентыкка без дә күз салдык...

Балтач электр челтәренең чишмә башы Арчага барып тоташа. 1966 елда Яңа Кенәр подстанциясе сафка баса, ул районыбызның колхоз-совхозларын электр энергиясе белән тәэмин итә. 1967 елда – Балтач, 1969 елда Чепья подстанцияләре файдалануга тапшырыла. Икесе дә Арча электр челтәренә карый.1973 елда Идел буе электр челтәре директоры Евгений Зинаков фәрманы белән Балтач тирәлеге базасында район электр челтәре оеша, җитәкчесе итеп Шәрәфелислам Хәлиуллин билгеләнә. Электр челтәре шулай ук Балтач һәм Чепья зонасына бүленә, Балтачта өлкән мастер Каюм Гайфуллин, ә Чепьяда Габделбәр Гапсәләмов җитәкчелек итә. Шул ук вакытта район электр челтәренең кадрлар составы формалаша башлый. Эшкә электромонтер булып Вагыйз Таҗиев килә һәм биредә 29 ел эшләү дәверендә баш инженер дәрәҗәсенә ирешә. 1988 елдан башлап, 15 ел буе электр челтәрен Илдус Шиһабетдинов җитәкли. Авыр акчасызлык еллары булуга карамастан, оешма сакланып кына калмый, биредә даими эшләр дәвам итә. Татарстанның һәм Рәсәйнең атказанган энергетигы, «Фидакарь хезмәте өчен» медале иясе Илдус Мансуровичның күркәм эшләрен Кайбыч районы электр челтәрендә тәҗрибә туп-лаган Әнвәр Бахтиозин лаеклы дәвам итә.

Оешманың тарих битләренә Мансур Фәсхетдинов, Маргарита Гиматова, Роза Хәлиуллина, Илфат Вәлишин, Резеда Гыйләҗева, Фәрит Җиһаншин, Мөдәрис Гарифуллин һәм тагын башка энергетикларның исемнәре теркәлә.

Район электр челтәре гомуми егәрлеге 76135 кВт/А булган ике участокны берләштерә. Алар карамагында 376 түбән вольтлы трансформаторлар, 10000 вольтлы 414 километрга, 400 вольтлы 523 километрга сузылган линияләр эшли. Югары көчәнешле линияләренең гомуми озынлыгы Казан белән Мәскәү арасындагы ераклыкны да узып китә. Кайчандыр 5 кешедән генә торган һәм 1 кече егәрлекле автомашинасы, 1 «Т-40» тракторы булган коллективтан бүген заманча материаль база тупланган, куәтле техникаларга, югары квалификацияле белгечләргә һәм инженер-техникларга ия предприятие үсеп чыккан. Биредә хәзер 45 кеше эшли. Район электр челтәре 77 авыл җирлеген электр уты белән тәэмин итә. Шуның иң кечкенәсе – Яңгырчы авылы, биредә өлкәннәрдән торган 7 гаилә бар. 2005 елдан башланган иске электрүткәргечләрне яңага алыштыру, соңгы 5 елда базада капиталь ремонт эшләре үткәрелүе, идарәнең яңартылуы, техниканың даими алыштырылып торылуы, күп-тән көтелгән вышка кайтуы халыкка игелек-ле хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәсен арттырды гына. Хезмәткәрләр тырышлык-лары өчен бүләкләнеп кенә калмый, ял итәргә юлламалар да ала, социаль мәсьәләләрне хәл иткәндә дә идарә ярдәмгә килә.

– Балтач районының меңләгән терәге бар, шулар арасында алтын баганага тиңләп булырлыгы – ул безнең коллектив, ул үзе генә дә районның ныклы терәге, – ди район электр челтәре җитәкчесе Руслан Бахтиозин. – Коллективның дус, тату, бердәм икәнлеге хезмәт ияләренең дистә еллар эшләвеннән күренә. Елның нинди генә фасылы, көне, сәгате булмасын, безнең энергетиклар һәрвакыт сакта.

– Безнең коллектив яшь, егәрле, – дип сүзгә кушыла баш инженер Айдар Сабирҗанов. – Командада уникаль, җитез белгечләр эшли, алар һәрвакыт үзләренең белемнәре, тәҗрибәләре белән уртак-лашырга гына торалар.

Еллар вакыйгалар агышына тиң. Район электр челтәренең 50 еллык эшчәнлеге дә кемнәрне генә эшле итмәгән дә, кемнәр генә эшләми хәзер биредә! Район хуҗалыгының, аның халкының электр энергиясенә карата их-тыяҗын даими кайгыртып торган энергетикларыбызга рхмәтләребез чиксез, хезмәтегезне тоткарлыксыз башкаруыгыз сезне һәрчак мактаулылар рәтендә йөртә. Алга таба да хезмәтегездә уңышлар насыйп булсын, алда яңа үрләр көтсен!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз