Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Янгын чыгып, өйдә бернәрсә дә калмады, үзем эчке күлмәктән калдым» (фото)

Бер ай да булмады, кап-кара өйдән җәннәт өе ясап бирделәр...

Балтач бистәсендә гомер итүче 81 яшьлек Фәрхинур әбиегез мин, газета аша рәхмәт әйтәсем килә.

 27 июльдә, иртәнге сәгать 6 лар тирәсендә, янгын чыгып, өйдә бернәрсә дә калмады, үзем эчке күлмәктән калдым. Бөтен өс-баш, бар да янып, көлгә әйләнде.

Шул арада бөтен күрше-тирәләрем, бигрәк тә Марзия-Фәрит, Фәнис-Гөлнара, Алсу, Ләйсән, Сөмбел йөгереп керде, тиз арада кияү белән кызым килеп җитте, Нормадагы кодагыйга рәхмәт. Нормадан Бариев Ришат һәм аның иптәшләре төзелеш материаллары белән булыштылар. Арча районы Апаз авылыннан Илнар Әхмәтовка, Расил Гыйләҗетдиновка, Балтачтан имам Илгиз Әхмәдуллин һәм аның дусларына, социаль яклау бүлеге коллективына Аллаһның рәхмәтләре булсын.

Бер ай да булмады, кап-кара өйдән җәннәт өе ясап бирделәр, мунчаны да ремонтлап чыктылар, бик зур рәхмәт.

Шундый вакытта миңа ярдәм кулы сузган барлык Балтач халкына бик зур рәхмәт, кайгы-хәсрәт күрми, тазалыкта, куанычта яшәгез. Амин! 

Фәрхинур Миңнуллина,

Балтач.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев