Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Янгын күп балалы гаиләне йортсыз калдырган

Янгын чыгуның сәбәпләре ачыклана.

Кукмара районында күп балалы гаилә яшәүче йортта янгын чыга. Бу хакта районның 117нче янгын-коткару частендә хәбәр иттеләр.

5 июльдә сәгать 23.49да 117нче янгын-коткару частенең элемтә пунктына Мәмәшир авылының Беренче май урамындагы хуҗалыкларның берсендә янгын чыгу турында хәбәр алына

Янгын сүндерүчеләрне хуҗабикә каршы ала. Ул аларга торак йорт һәм ишегалды корылмалары януын сөйли. Хатын-кыз үзенең дүрт баласы белән яна торган өй эченнән үзвакытында чыга ала. Тагын ике баласы бу вакытта Кукмарада әбиләрендә була.

Янгын нәтиҗәсендә сарай, өй һәм аның верандасы кара күмергә әйләнә. Бәхеткә каршы, зыян күрүчеләр юк.

Бүгенге көндә янгын чыгуның сәбәпләре ачыклана.

erid: 2VtzqwTSgT9

фото: районның 117нче янгын-коткару часте

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9