Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яшьлегендә урман кискән, ашлык ташыган...

Әниләрен кадер-хөрмәттә яшәткән балалар өчен күңел куана ул

Кенәбаш авылында яшәүче Мәйшәрәп әбине 95 яшьлек юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге житәкчесе Алсу Гатиятуллина, «Игенче» хуҗалыгы җитәкчесе Булат Зыятдинов, Балтач башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев килде.

Мәйшәрәп әби бик матур гомер юлы узган, ире Нургали белән 7 бала үстергән, хәзер инде 17 оныгы, 33 оныкчыгы бар. Балалары әниләренең юбилеен зурлап кафеда уздырдылар.
Мәйшәрәп әби башта колхозда фермада эшли, аннан почтада хезмәт куя. «Хатлар, посылкалар күпләп килә торган чорда эшләдем, хезмәтемне яраттым», ди ул. Бүгенге буынга бәхетле көннәр, илләргә тынычлык тели. Балаларым мине рәхәттә яшәтәләр, ди. Мондый бәхет районыбызның барлык әниләренә дә, әбиләренә дә насыйп булсын.

— Мәктәпне бетердем дә, киттек урман кисәргә, солдат хатыннарыннан, карт ирләрдән калышмый урман кистек, алардан бик күп тормыш тәҗрибәсенә өйрәндем, рәхмәт барысына да, — дип, яшьлек хатирәләре белән уртаклаша Мәйшәрәп апа. Үзе дә 3 яшьтән әтисез калган бала ул, тормышның бөтен авырлыкларына да яраклаша. Урман кисеп кайткачтын, туган авылындагы фермага эшкә төшә, биредә бозау-лыйсы таналарны карый, кулдашы Рәхимә белән тату эшлиләр. Аннан Мәйшәрәп апаны сарык үрчетүгә күчерәләр.
— Бик уңышлы эшләдем мин сарыкта, — дип сөйли әби. — Бәтиләрне күп алгач, үземә дә ике бәти бүләк иттеләр. Шунда ук куяннар да өстәделәр, аларын да карадым. Җәй көне ындырда йөрдек, хуҗабыз Зифа апа иде, гаять тә уңган кеше иде ул, бик тырыш, булсынга эшли торган. Кыр казлары кебек ишле булып Арчага ашлык илтә бара идек, юлда ашыйсы килә, Мөндешкә җиткәч, капчыкларны ачып, иген бөртекләре алабыз да, шуны кыздырып, кесәгә тутырабыз һәм ашый-ашый барабыз, ничек сүз әйтмәгәннәрдер безгә. Юл озын, олаулар авыр, атлар хәерче, өстерибез, тартабыз. Өй башыннан өчәр центнер ашлыкны дәүләткә тапшырырга дигән йөкләмә бирелә иде, шуны илтә бара идек без.
Идел буйлап баржа тарткан бурлаклар кебек табигатьнең кырыс шартларында да көне-төне ашлык ташуда булсалар да, юл уңаенда туры килгән йортка кереп бер чынаяк кына чәй эчеп җылынуларын сөйләгәндә дә Мәйшәрәп әбинең тавышында һич моң-зар сизелмәде, ул елларның зары күзләрендә аның, ләкин ул аларны хәзерге буынга сиздерми, киресенчә, ул чакларның авырлыклары бүгенге тормышында җиңеллек булып чагылыш табуына шөкерана кылып яши. Матурлыкны күрә белүче әбекәйнең үзе турында балалары-якыннары документаль фильм да әзерләгәннәр. Шул фильм-ны карагач, әбекәй ире Нургали турында да сөйләп алды.
— Нургалием егерме өченче елгы иде. Сугыштан ике мәртәбә яраланып кайткан, алай да җаны тыныч булмаган, мин анда кирәк дип янә киткән, пешекчелеккә укып, ашатып булса да торган. Аннан кайткач мал табибына укыды, алты авыл буенча йөреп эшләде. Туйлар иттек, шушы өйнең уртасында идәнгә тезелешеп утырдык та, Нургалинең җитәкчеләре дә килгән иде, җырлашып тормыш башладык. Ундүрт ел эчендә җиде бала тудырдым, балаларым бик әйбәт булды, мактаулы эшләрдә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыктылар. Әтиләре бик әйбәт кеше иде, бүгенге нигезебезне Нургали бурап салды, әтиегез аркасында тормышыбыз әйбәт, дип, гел балаларымны искәртеп тордым. Җиде ел эшкә чыгармады ул мине, балаларны кара, үзем эшлим мин диде, аңа карамадым инде, арба тартып ындырга да баргалый идем.
Балалары бераз ишәйгәч, Мәйшәрәп апа почтага эшкә керә, соңгы эш урыны бу аның. 7 ел ат җигеп почта ташый. Почтаны Карадуганга барып алып кайта (ул өч авылга бүленә), үзе өләшә. Хатлар, телеграммалар, посылкалар күп йөри торган еллар. «Хезмәт хакым аз булды, әмма мин шуңа риза идем. Аның каравы хәзер бик рәхәттә яшим, бу рәхәтлекләрем иремнең хәер-фатихасы, миңа риза булып китүедер диям. Ирем 72 яшендә мәрхүм булды, җиде баламның гаиләсе 17 онык бүләк итте, хәзер менә 33 оныкчыгым бар», ди Мәйшәрәп әби.
Мәйшәрәп Вәлиева кебекләр тормышыбызның яме, районыбызның йөзе. Әниләрен кадер-хөрмәттә яшәткән балалар өчен күңел куана. Үзе дә һәркемдә бары тик яхшы тәэсирләр генә калдыручы әби шул ул, акъәби. Яшәргә дә, яшәргә әле сезгә, тормыш тәҗрибәсен, гаилә кыйммәтләрен саклап, бүгенге көннәргә җиткерүче хөрмәтле өлкәнебез.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш

erid: 2Vtzqv1AZW9