Иҗат нуры күңел яктырта
Шигъри гөлләремнең илһам нуры Күңелегезне бераз яктыртсын, Туган кебек сезне яратканга, Үземнең дә зиһен ачылсын!
Фикердәшләр аңны уята
Бер җылы сүз әйтеп җаныгызга
Канат куяр чаклар узгандыр.
Күңел тынычлыгын киметә барып,
Гамьгә салган көннәр тугандыр.
Шигырь туа бик көттереп кенә
Әйтер сүзне үлчим бизмәндә.
Бик киеренке, җайсыз заманнарда
Иҗат кайгысымы адәмдә?!
Шулай уйлап, сүз иреген тыеп
Юкка интеккәнмен бугай мин.
Очрашканда дус һәм танышларым
Ник язмыйсың, диеп шелтәли.
Гади, тыйнак кына тоелса да,
Шигъри җанлы безнең замандаш.
Безнең зарны тыңлап кайчагында
Кем язсын соң син дә язмагач?
Күңелдәге хис ташкыны тере,
Фикердәшләр аны уята.
Безнең җанда утлы күмер көйри,
Рухи хәзинәгә җан тарта.
Җан азыгы — өмет ышанычы,
Бездә яшәү дәрте уята.
Көтмәгәндә якын бер танышым
Якын итеп фикер кузгата.
Күңелендә мәңге китмәс кебек
Сагышлы моң, кайгы йөрткәннәр,
Юатырдай бер хикмәтле сүзне
Миһербанлы заттан көткәндер.
Тәкъдир камчылары бик аяусыз,
Белмибез шул кайчан сугасын.
Авыр чорда без туганнар кебек,
Яман хәбәрләргә бирешмичә,
Яхшылыкны бергә юрасы.
Адәми зат бер-береңә терәк
Яшәү яме юкка чыкканда.
Ихлас күңел белән сабырлыклар телик
Язмыш давыллары екканда.
Рухи көчне ныгытыйк
Мин егылган идем, хәлем беткәч,
Өскә ауды зәңгәр күк йөзе.
Яшәү белән үлем арасында
Тешләремне кысып чак түздем.
Мин егылган идем, торып бастым
Яшел үләннәргә тотынып,
Моның рухы көчле икән диеп
Әҗәл узып китте ышкылып.
Дөньяны томаннар баса
Бер ышаныч калмаса,
Өмет чаткысы сүнгәндә
Алга могҗиза баса.
Газап чиккән кешеләрнең
Юмарт була йөрәге.
Дога серен белгәннәрнең
Аллаһ булыр терәге.
Балкысын дөньяның күге,
Борчу төтенләп янсын.
Төнге караңгылыкта да
Йолдызлар якты калсын.
Мин яхшыга юрадым
Аптек ишегенә атлый идем,
Ак яулыклы ханым туктатты.
Көтмәгәндә әйткән ихлас сүзе
Күңел болытларын таратты.
«Бик мәгънәле фикерләрең укып,
Мин җаныма дәрман табалам,
Егылганда торып басар өчен
Нык булырга көчләр яңара.
Тормыш юлың җиңел булмаганга
Тоясыңдыр кеше гамьнәрен.
Моннан соң да бирешмәле
Уяу калсын сизгер йөрәгең».
Дип әйткәчтен көтмәгәндә,
Күз яшьләрен йоттым эчемә.
Җан әрнүе тетрәндергән чорда
Җиңел түгел бугай беркемгә.
Ныгытыйк без сабыр канатларын,
Якты өмет киселеп сүнмәсен.
Бу дөньяда өлкәннәр дә кирәк
Аңлатырга яшәү мәгънәсен.
Ак яулыгың кебек чиста җаның
Сокландырды мине һәрвакыт.
Бик җаваплы авыр хезмәтне дә
Тәртип белән гел уң башкардың.
Кеше язмышларын хәл иткәндә,
Туры сүзле, гадел калалдың.
Акыл белән вөҗдан көрәшкәндә,
Намус бизмәннәрен кулландың.
Ак яулыгың ябып, ихлас күңел белән
Дин юлына аяк баскачтын,
Булышасың безнең кебекләргә
Күңелдәге керне таратып.
Көтмәгәндә зиһенем ачылырга
Сәбәп чыкты диеп юрадым.
Синең сүзләреңнән җаным
җылынып калды,
Усал җилдә башук туңмадым.
Рухи хәзинә кирәк
Сөйләсеннәр, әйтсеннәр,
Эштә янып үлгән, дип.
Ут йөрәгенең ялкынын
Ул кешегә биргән, дип.
Эштә кыю, батыр булдың,
Юмартлыгың хакына.
Синең күңел бизәкләрен
Күпме кеше сагына.
Дип әйтә чордаш-танышым
Урамда сирәк очрап,
Хәл белешкәч, әйтеп куя,
Нигә язмыйсың, туган.
Гел эшкә батып яшәмә,
Каләм ал, син, кулыңа.
Төпле-хисле фикер тансык,
Ясалмалыктан алҗыган
Безнең күңел җылына.
Алҗытты бит бик тынгысыз
Үтә катлаулы заман.
Имин тыныч чорларны да
Сагынабыз бит һаман.
Безнең өмет киселмәскә
Рухи хәзинә кирәк.
Терәк булып, ярдәмләшеп,
Яшик әле бергәләп.
Гамьле кеше уйлана
Сизгер йөрәк белән тоя шагыйрь
Ил язмышын, халык язмышын,
Битарафның күңелен уятадыр
Бик мәгънәле иҗат табышы.
Гаделлекне яклап көрәшүче
Күп вакытта ялгыз буладыр.
Икейөзле куркак андый чакта
Гамь капкасын ябып куядыр.
Кайнар йөрәгеңә төреп сагышларны,
Ут йотасың барысы өчен дә.
Үз сүзеңне шулай өздереп әйт
Әле булган чакта көчеңдә.
Илһам канатларың имгәтмә син
Монафыйклар өчен үртәлеп,
Серле иҗат нуры яктырта алсын
Башкаларның кәефен күтәреп.
* * *
Читлектәге коштай тыпырчына
Уйлы-моңлы адәм баласы.
Гел өстәлә барган сагышларны
Таратырга кемне табасы?
Шигъри сүзнең бер тылсымы бардыр,
Күңел нечкәргәндә ул кирәк.
Үзебезнекеләр җанга якын,
Алар белән тормыш ямьлерәк.
Өмет яңара
Күңел газабыннан җәфаланып аргач
Җәрәхәтләр ипләп ябыла.
Әллә күктән тылсым иңә инде,
Савыгырга көчләр табыла.
Шул чакларда миһербанлык арта,
Булышасы килә кемгәдер.
Йөрәгеңне ач син тилмергәнгә
Ул да җылы караш көтәдер.
Салкын карашлардан
Мин үзем дә туңам,
Төшенкелек тарта үзенә.
Бергә-бергә без көрәшик әле,
Язмышларның карап күзенә.
Шәфкать сыйфатлары бәлки күбрәктер дә,
Эчкерсез һәм ихлас кешедә.
Сүз тылсымы борынгыдан килә,
Сизгер җанга барып җитәдер,
Рухи көчне арттырырдай сүзләр
Сагыш йомгакларын сүтәдер.
* * *
Яклаучысы булмаганнар
Йомшак җилгә таяна.
Тәвәккәл, эшлекле хатын
Тормыш йөген күтәргәндә
Бозлы судан исән чыкса,
Янган утка ташлана.
Бәлки ул хаклы түгелдер,
Үзең исәпләп кара.
Андый тынгысыз затларга
Ирләр киңәше ярар.
Ир-егетләр корыч атларда
Балтачымның ихлас, тырыш халкы
Сәләтлегә канат иңдерде.
Эшлекле һәм батыр шәхесләрен
Үз улыдай сөеп үстерде.
Бәрәкәтле, матур яңарыштан
Балкып тора ямьле Балтачым.
Көрәш мәйданында юллар ачып,
Казанышлар белән дан алды.
Кургаш исе сеңгән болытларны
Тылсым көче белән таратып,
Үз илендә хуҗа була белгән ир-егетләр
Ышанычлы терәк һәрвакыт.
Игелекле гамәлләре артсын
Якташларның безне кайгыртып!
Ташып торган кайнар энергия
Уңыш юлы белән үрелеп,
Күпме игелекле гамәлләргә
Сузып бара таза күперен.
Исән булсын безнең ир-егетләр
Корыч атларында җилдереп!
Фәридә Шакирова,
Балтач бистәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев