Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яз һәм җәйгә фаразлар: су басулар булырмы һәм җәй былтыргысына охшармы?

Суыклар һәм галәмәт күп кар яз һәм көзгә ничек тәэсир итәр?

Гыйнвар ае карлы рекордлары белән шаккатырды. Юкса халык синоптиклары «кар күп була» дип тә, «салкыннар була» дип тә әйтеп куйган иде. Алар да, болай ук күп булыр, димәгән иде үзе. Суыклар һәм галәмәт күп кар яз һәм көзгә ничек тәэсир итәр? 

Гыйнвар алдынгылардан булды: 1 айлык норманы 3 көндә эшләп атты. Күп кенә хезмәтләргә дә шундый темп бирде, тик аның кебек үк булдырып булмый сыман әле. Бу карлар берләштерде дә, талаштырды да, хәерлесе генә булсын. Хәзер инде бу кадәр кар кайчан эреп бетәр дә, су басармы икән, дигән уйлар килә башлады. Әле кышның уртасы гына булуын да истә тотарга кирәк, явым-төшемнәр булыр әле. Шуңа көрәкләргә бәя тиз генә төшмәс.

Балтачтан Әмир абый Шәрәфиев декабрьдә җылы булып алуын һәм суыклар булуын фаразлап куйган иде.

Карның булуы әйбәт инде. Мондый кар минем гомердә 1-2 тапкыр күзәтелде. 2008 елда кар шактый булган иде. 1986 елда Яңа ел алдыннан бик каты яуган иде.1979 елда да әйбәт кенә кар яуды, 50 градус салкыннар булды.1969 елда күп кар иде, тик анда ул әкрен генә явып торды, болай буранламады. Быел барысыннан да күбрәк булды, дип әйтә алам. Әле карның тагын буласы бар бит. Февраль ахыры, мартларда явачак әле. Быел чын кыш булды инде.

Кар күп булгач, язын ташулар көчле булыр, дип юрыйлар. Кар күп булудан гына тормый бит. Яз, әкренләп, февральдә үк башлана, кар әкрен генә эрер, коточкыч су басарлык булмас. Озакка сузылган, мул сулы яз булачак инде бу. Бөтен җирне су басып, хәвеф-хәтәрләр булмас, дип уйлыйм. Җирдә туң юк дәрәҗәсендә, димәк, суның шактый өлеше аска китәчәк. Бу файдалы, чөнки, көзләр коры килгәч, җир асты һәм өсте суларының арасы шактый ерагайган иде, алар бергә булырга ярата. Быел җир асты сулары арта.

Мул уңышлар көтәбез инде. Чәчүләр беткәч, җәй башында коры, эссе вакыт була. Яңгыр бик кирәк булган вакытта шактый гына яумый торуы бар. Шуңа дым күп булу файдага.

Быел кәбисә елы булу да шикләндереп тора. Ул елда хәвеф-хәтәрләр күп була, диләр. 2023 елда андый күренешләр шактый булды, быел алай булмаска тиеш. Ел саен алай була алмый. Шулай да температуралар аермасы зур булу шикләндереп тә куя, — дип сөйләде ул.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы