Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яз якынлаша дип кенә уйлаган идек, юк икән шул: Татарстанда суыта

КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты белгече Тимур Әүһәдиев әйтүенчә, февральнең беренче декадасында һава температурасының нормадан (норма –11 градус чамасы тәшкил итә) 3–4 градуска югарырак булуы көтелә.

Якынлашып килүче ял көннәрендә Татарстанда аз гына кар көтелә. Көндез һава температурасы –9 градус, төнлә –19 градуска җитәргә мөмкин.

Республика Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, шимбә һәм якшәмбе – 4–5 февральдә көндез –3…–9, төнлә –7…–14, урыны белән –19 градуска кадәр салкын булыр дип фаразлана.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразларына караганда, киләсе атна башында – 6–7 февраль көннәрендә кайбер районнарда аз гына кар явып үтәчәк. Көндез термометрның терекөмеш баганасы –5…–12 градус чикләрендә тирбәлсә, төнлә –10…–15, урыны белән –20 градуска кадәр төшәчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы