Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җиде бала үскән йорт иде: 2 сәгать эчендә йорттан берни калмаган

Ут лапасның бер почмагыннан чыккан.

16 майда Яңгул авылында яшәүче 81 яшьлек Тәнзилә апа белән аның 58 яшьлек инвалид кызы Зилә урамда кала.

Төнге 10да килеп чыккан янгын Хәбибрахмановаларны бернәрсәсез калдыра. 2 сәгать эчендә бар каралты-кура, мунча, абзарлар янып көлгә әйләнә. Якыннары, әле ярый үзләре исән, дип шөкер итә.

— Без шушы йортта җиде бала үстек. Бер абыем белән бер энем исән-сау түгел инде. Кечкенә йортыбыз янына әтием зурысын салабыз дигәч, бөтенебез булыштык. 1995 елда йорт җиткереп чыктык. Әти дә вафат инде. Төп йортыбызда әни белән апам яшәп калды, — дип сөйли Энҗе.

— Әниләрнең янганын ишетүгә, иң беренче булып ирем чыгып китте. Әле ярый әни белән апа йокламаган булган. Әни тәрәзәдән яктылык күргән. Ут капканын күргәч, үзе сүндермәкче дә булып караган. Тик ялкынны җиңә алмаган... Тәнзилә апа төп йортының көлгә әйләнүен күреп, бик борчылган. Документларын алам дип, кире өйгә дә кермәкче булган. Бәхеткә, аны кертмәгәннәр. Төп йортны яңартырга җыенып, төзелеш материаллары да алганнар — алар да янып беткән.

— Әнине дә аңлыйм мин, гомер иткән нигезебез бит, — ди Энҗе. — Гомере буе фермада эшләде Йортның һәр бүрәнәсе якын аңа. Үз көчебез, хәләл акчабыз белән җиткергән идек бит. Хәзер әни белән апаны үзебезгә алып кайттык. Әкренләп тынычланалар инде. Иремә рәхмәт, бар эшләрне ул башкара.

Әнигә дә: «Өебезгә сыясыз, яшәр җирегез бар. Ничек тә тырышырбыз, кечкенә генә йорт җиткерербез», — дип тора. Авылдашлар да бик ярдәм итә. Аларга мең рәхмәт. Энҗе кешенең бердәмлегенә шаккаткан. Янгын турында хәбәр чыгуга, ярдәмгә ашыкканнар. Бер белмәгән кешеләргә кадәр булыша икән.

— Бөтен каралты-кураны җыештырдык. Әле чүп-чарны түгәсебез бар. Авылдашлар белән бергә ике көн эшләдек. Колхоз трактор бирде. Уттан калмый, бурдан кала, диләр бит әле. Дөрес сүзләр инде бу. Мондый хәсрәтне күрергә язмасын. Әле дә ярый әниләр исән, дип куям. Әгәр йокларга яткан булсалар, янгын соңрак чыккан булса, дим. Аллаһы Тәгалә саклаган безне, — ди Энҗе.

— Ут лапасның бер почмагыннан чыккан. Әлегә сәбәбен төгәл әйтүче юк. Әле ярый янгын сүндерүчеләр тиз килгән. Күршеләр белән ике арада чия агачы бар иде, шул саклады, ут күршеләргә күчми калды. Анысына да сөендек. Хәбибрахмановаларның өйләре иминиятләштерелгән булган. Тик әлегә йорт документларын торгызырга кирәк. Бөтен язулар янып беткән. Иминият акчасын алыр өчен берничә белешмә кирәк, ди Энҗе. — Нигезебездән бераз читкәрәк китеп әнием белән апама йорт салырга дип торабыз. Үзләре дә шулай ди. Икесе яшәп ияләнгән инде алар. Һәркемгә үз нигезе кадерле, — ди ул. — Янгыннан соң безгә әкренләп ярдәм итә башладылар.

Тамчыдан күл җыела, дигәндәй, әз-әзләп килеп тора... Тәнзилә белән Зилә Хәбибрахмановаларга ярдәм итәргә теләүчеләр оныклары Наилә Аскарованың Саклык банкы картасына акча күчерә ала. Ул 89083303241 телефонына беркетелгән.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын Яңгул