Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Игезәкләр бер үк исемле медик кызларга өйләнгән

«Илдар белән бер көндә теркәү үткәрергә планлаштырмаган идек, — ди Динар. — Ә безне 40 минут аерма белән бер-бер артлы яздырдылар».

Уфадан игезәкләр Илдар һәм Динар Раймановлар бер үк исемле һәм һөнәрләре дә бер булган кызларны кәләш итеп алган. Шунысы кызык: алдан сөйләшмәсәләр дә, никахларын да бер көндә – 10 августа теркәгәннәр.

«Без кечкенәдән бер-беребезгә ошамаска тырыштык. Бала чакта бер төрле киендерсәләр, ризасызлык белдерә идек. Тик төрле шәһәрләрдә булсак та, бер исемле һәм бер үк һөнәре булган кызларны сайлаганбыз», – ди Илдар.

Илдар медицина юлы буйлап киткән, менә җиде ел инде ул ашыгыч медицина ярдәме бригадасында фельдшер булып эшли. Аның сөйгәне — 23 яшьлек Луиза.

Динар Мәскәүдә Бауман исемендәге дәүләт техник университетының филиалын тәмамлаган, анда 10 ел яшәгән, күптән түгел генә Уфага кайткан, эшкуар булып киткән. Булачак хатыны белән ул туганының никахында танышкан. Аның исеме Луиза һәм ул табиб-оториноларинголог булып эшли.

«Илдар белән бер көндә теркәү үткәрергә планлаштырмаган идек, — ди Динар. — Ә безне 40 минут аерма белән бер-бер артлы яздырдылар».

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев