Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ике авылда... бердәй тормыш

Икесендә дә тормыш кайный, өлкәннәре – олыларча гамь белән, яшьләре яшьләрчә энергия белән, «яшим! » дип яши аларда. Буыннар арасында бәйләнеш тә, матур мөнәсәбәтләр дә сакланып калган. Гаилә җылысын өстен куеп яшәүчеләр дә, хезмәтеннән тәм табып, заманча һөнәрләр үзләштерүчеләр дә, бәхетләрен авылда тапкан һәм шуның белән авылны да бәхетле иткән гаиләләр дә шактый. Иң мөһиме: бу сыйфатлар барысы да авылның үткәненә үк барып тоташа. Бүген сүзем Түбән Субаш һәм Сосна Пүчинкәсе авыллары турында.

Иң элек әлеге ике авыл тарихы белән танышып китик әле. Танылган якташыбыз Гарифҗан абый Мөхәммәтшин төзегән энциклопедиядә алар турында бик бай, кызыклы мәгълүмат бирелгән. Түбән Субаш авылына 1780 еллар тирәсендә нигез салына. Арча районы Мәтәскә авылыннан 3 хуҗалык күчеп килә: Мәрдәннекеләр, Шәмсетдиннекеләр, Бикчәнтәйнекеләр. Әкренләп бу өч хуҗалыкта балалар туып, ишәеп, өйләнешеп дөнья көтә башлаганнар. Шунысы кызык: Түбән Субашка читтән күчеп килүчеләр булмый. Шушы өч гаилә өйләнешеп, туганлашып, дөнья көткәннәр. Еллар узгач кына, бу гадәт юкка чыга. Авыл зурая, чит авыллардан киленнәр килә... Ә Сосна Пүчинкәсенә исә 1868 елда үзебезнең районның Сосна авылыннан күчеп килеп урнашкан Хәбибулла, Мотыйгулла, Ибраһим, Вилдан, Гани, Фәтхулла исемле крестьян гаиләләре нигез сала. Күченүләренең сәбәбе Сосна басуларының бик зур, эшкәртү өчен барып йөрергә ерак булуы. Еллар үткән, биредә дә гаиләләр, кешеләр саны арткан.1884 елда авылда инде 17 гаилә булып, аларда 104 кеше яшәгән, хуҗалыкларда 20 баш ат, 18 баш сыер, 2 баш бозау, 49 баш вак терлек асралган – бу саннар авылда ул чакта ук ни дәрәҗәдә тырыш кешеләр яшәвен күрсәтә дә инде. Өстәвенә Көшкәт елгасында су тегермәннәре булган. Бәхтияр Мөхәммәдияров авылда кечкенә бакалея лавкасы тоткан. Сосна Пүчинкәсенә Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдә җирләнүе исә аны бөтен татар дөньясына танытты. Ике авылда да халык, нигездә, игенчелек-терлекчелек белән көн күрә, һөнәрчелек белән яши.

Әнә шул еллардан башлап, бүгенгәчә ике авыл кешеләре дә гомер буе намуслы хезмәт белән көн күргән. Әле дә күпләп мал-туар асрап, бердәй тырышып яшиләр. Иң сөендергәне: аларның икесендә дә үрнәк гаиләләр, үз һөнәре остасы булган кешеләр, алтын куллы һөнәрчеләр бик күп. Шул ук вакытта авылларның киләчәген саклап калучы яшь гаиләләр дә шактый. Бу язмамда мин сезне ике авылдагы әнә шундый үрнәк яшьләр белән таныштырырга телим.

Төп нигез җылысын саклап яшәүче Лилия һәм Фирдүс Әсхәтовлар

Төп нигездә төпләнеп калып, әти-әниләре белән аңлашып, башкаларга үрнәк булырлык итеп яшәүче Лилия һәм Фирдүс Әсхәтовлардан башлыйм әле. Эшләрен дә гөрләтеп алып баралар, нәсел дәвамчысы итеп ике ул да үстерәләр, тормышларын җитеш итү өчен дә тырышалар. Фирдүс – машиналар ремонтлау белән шөгыльләнә, авыл җирендә дә төрле өлкәдә хезмәт куеп, үзеңнең сәләтеңне, осталыгыңны күрсәтеп булганын исбатлый, ә Лилия Субаш мәктәбендә белем бирә. Аның республика күләмендәге уңышлары чын-чыннан горурланырлык. Укучыларына төпле белем бирүе алар яулаган уңышларда ачык күренә шул. Лилия мәктәптә «Яшь эколог» түгәрәге дә алып бара. Анда укучылар белән төрледән-төрле яшелчәләр, гөлләр үстереп, ташбака, куяннар асрап, бизнес-проектлар ясап, мәш киләләр. Балалар да бик ярата үзен.

«Тормышка сөенеп яшибез», – ди Рәзилә һәм Расиф Гарифҗановлар

Шулай ук төп нигез дәвамчылары, шулай ук ике ул үстерүче Рәзилә һәм Расиф Гарифҗановлар турында да сокланып, күп итеп язып булыр иде. Расиф – «Видеосистемы+» ширкәте директоры, Рәзилә Балтач үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы, хәзерге вакытта декрет ялында. Алар да бүгенге авыл тормышының шәһәрнекенә тиң булуын әйтә, кайда да тырышырга кирәк, дигән фикердә. «Тормышка сөенеп яшибез, Аллаһыга шөкер, ярдәм итеп торучы әти-әниләребез исән-сау», – ди Рәзилә.

Укучыларны гади кадак кагудан башлап, станокка кадәр ясарга өйрәткән мөгаллим Ленур Фаязов җәмәгате Илүзә белән

Ленур Фаязов гаиләсе турында язганда «алма агачыннан ерак төшми» дигән әйтем бик урынлы булыр иде. Әтисе Әхмәт абыйның һөнәрен дәвам итүче Ленурда да әтисе «почеркы». Ул да, Әхмәт абый кебек, балаларны кече яшьтән һөнәрле булырга, гади эш кораллары белән тормышта үзенә кирәкле шөгыльләр үзләштерергә өйрәтә. Мәктәп остаханәсенә керсәң, андагы матурлыкка, чисталыкка, укучылар кулы белән (билгеле, Ленур Әхмәтович тырышлыгы белән) ясалган эш коралларының, төрле материаллардан ясалган әйберләрнең күплегенә сокланып, гаҗәпләнә торган. Чын мәгънәсендә Субаш мәктәбенең горурлыгы әлеге мастерской! Мәктәпкә килгән һәр кеше, төрле дәрәҗәле кунаклар да аңа югары бәя бирә. Әтисе заманында да шулай булган, Ленур да бу «планка»ны югары тота. Укучыларны гади кадак кагудан башлап, станокка кадәр ясарга өйрәткән мөгаллим инде ул. Балалар белән бергә ике туку станогы ясаганнар һәм үзе җитәкләгән «Оста куллар» түгәрәгенә йөрүчеләр белән икесендә дә көрәш сөлгеләре, идән паласлары тукып, аларның ни дәрәҗәдә һөнәри осталык белән ясалуын исбатлаганнар. Ышанмаучылар булса, килеп, әлеге станокларда палас тукып карый ала. Сүз уңаеннан, әлеге түгәрәккә Балтачтан да балалар килеп йөри. Һөнәргә өйрәнәм дигән кешегә, ара ераклыгы киртә түгел. Аның кирәклеген аңлаган әти-әниләр дә җаен таба.

Ленур тормыш иптәше Илүзә белән бер кыз тәрбияли. Илүзә дә Субаш мәктәбендә үрнәк укытучыларыбызның берсе. Икесенең укучылары да респуб-лика күләмендәге бәйгеләрдә алдынгы урыннар алып, әти-әниләрне генә түгел, барлык авыл халкын сөендерә. Уңышлары алга таба да дәвамлы булсын, тырыш хезмәтләре матур нәтиҗәләр белән сөендерсен диясе генә кала.

Тагын бер үрнәк гаиләләребезнең берсе Нурзилә һәм Рушат Гомәровларның уңганлыгы турында да һич шикләнми мактап язарга була. Шәхси хуҗалык-ларында күп итеп мал-туар асраган кешеләрдә һәркемгә эш җитәрлек була. Авырсынмыйча, яратып эшләгәнгә зарланмый гына, матур итеп аңлашып эшли һәм яши алар. Тормышларына ямь өстәп, кызлары, уллары үсеп килә.

Берсеннән-берсе тырыш буйдак егетләр дә шактый бу ике авылда. Төп йортта төпләнеп калган бу егетләр турында да алга таба бу авылларның иң күркәм гаиләләре дип язарга насыйп булса иде...

Энҗе Хөснетдинова,

Субаш мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш Субаш авылы Сосна Пүчинкәсе кече авыллар Түбән Субаш