Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ике килен-килендәш - Римма һәм Гөлнара Низамиевалар

Кенә җирлегендә генә түгел, районыбызга данлыклы Низамиевлар нәселе турында белмәүчеләр юктыр. Вәкил абый белән Сәгыйрә апа үз мисалларында гына да гаиләнең нинди буласын ачык күрсәтеп, ил-көнгә игелекле балалар тәрбияләп үстергән.

Ләкин бүген сүзем әлеге балалар турында түгел, ә бу гаиләгә эләгүләре белән чиксез шатланучы һәм үзләрен бәхетле дип атаучы Римма (сулда) һәм Гөлнара ханымнар, ягъни килендәшләр турында.
Низамиевлар гаиләсендә биш бала үсә, ике кыз һәм өч малай. Өч бала әти-әни юлыннан китеп, мәгариф юнәлешен сайлаганнар. Туган мәктәпләрендә хезмәт иткән Шамил һәм Рамил абыйлар тормыш иптәшләрен дә укытучылар арасыннан сайлый. Шамил абыйның (бүгенге көндә укытучы һөнәреннән китеп, Карадуган авыл җирлеге башлыгы булып эшли - З.Ф.) тормыш иптәше Римма апа Чуашстан республикасының данлыклы Шыгырдан авылыннан. Чып-чын мишәр кызы.
28 ел элек Низамиевларның төп йортына беренче килен булып аяк баскан Римма апаны таң калдырганы ул - кайнатасы Вәкил абыйның бик тә төгәл, ә Сәгыйрә апаның үтә дә таләпчән булуы. Балаларын ныклы тәрбия алымнары белән үстергән Сәгыйрә апа әле дә булса аларны күз уңыннан ычкындырмый, кирәк икән киңәшен бирә, кирәк икән шелтәсен белдерә. - Әнинең шундый булуы белән без бик бәхетле, ди киленнәре.
Римма апа үзе дә укытучылар нәселеннән, барлык туганнарының эшләү елларын тупласаң, 650 елга тула икән. Бирегә дә ул директор һәм завуч гаиләсенә килен булып килә һәм алар йөзенә кызыллык китерми, укытучы эшен горур башкарып, укучыларга математика, информатика фәннәреннән белем бирә, шул ук вакытта тәрбия эшләре буенча урынбасар да. Римма ападан ташып торган энергиягә шаккатарлык. Башына килгән һәрбер уйны тормышка ашыручы, гомере буе эшләгән мәктәбе өчен җан атучы шәхес ул. Ә менә төп йорт килене Гөлнара апа басынкырак холыклы. Мөгаен, кайнана белән яшәүче киленнең шундый булуы, гаиләдәге татулыкның төп нигезедер.
Ор авылыннан Түбән Кенәгә килен булып төшкәч, ул мәктәптә башта озынайтылган көн төркемендә хезмәт куйган, хәзер инде башлангыч сыйныфларга белем бирә. Мәктәп директоры булып эшләүче тормыш иптәше Рамил Вәкилевич белән бер ул, бер кыз үстерәләр. - Безнең әни туры сүзле булса да, төпле киңәшләре белән һәрчак ярдәм итеп торучы кеше. Балалар кечкенә чакта да аларны тәрбияләргә, авырган чакларында алып калырга да авырсынмый иде. Тыныч күңел белән эшләп кайта идек. Ул балалар белән балаларча, зурлар белән зурларча сөйләшеп, аңлаша белүче кеше. Әле тагын озак еллар аның янәшәсендә яшәсәк иде, - ди Гөлнара апа.
Кайнананы яманлап сөйләүче киленнәр дә аз түгел хәзер. Ләкин Сәгыйрә апаныкылар аның киленнәре булганга сөенеп, шөкер итеп яшиләр. Балалары һәрбер бәйрәмдә әниләре янына килеп, аңа хөрмәт һәм рәхмәтләрен белдерәләр. Кем белә бит, шушындый принципиаль булмаса, бүгенге көндә кайда да дан-шөһрәт казанучы балалар үстерә алган булыр идеме икән Сәгыйрә апа?! Биш баласы да гаиләле, йортлар төзеп чыгып, тормыш иптәшләре белән гөрләтеп яшиләр. Килгән кунакларны бердәй кунак итеп, якты йөз һәм тәмле-телләрен жәлләмиләр. Килен кайнана туфрагыннан ярала дигән сүз дә дөрестер ул бәлки. Әниләре кебек үк балаларга белем бирүче, алай гына да түгел, Әлфиясе (район табибы Камил Вәкилевичнең тормыш иптәше - З.Ф.) балалар бакчасында, Гөлнарасы башлангыч сыйныфларда, ә инде Риммасы зур сыйныфларда белем бирүе белән бербөтен чылбыр тудыралар.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250