Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Икеләтә бәйрәм рухы

“Үткәнебез бай, бүгенгебез матур, киләчәгебез дә өметле булсын”, – ди әңгәмәдәшебез, район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин

– Бу көннәрдә районыбыз икеләтә бәйрәм рухы белән яши: Республикабызның – 100 еллык юбилее чарасы районыбыз оешуның 90 еллык юбилее белән бергә туры килә.

– Тарих өчен күп вакыт булмаса да, район өчен 90 еллык юбилей зур вакыйга. Үзебез күреп белгән чорны гына уйлап карасак та, тормышыбызда күпме үзгәреш, күпме яңалык булган. Бу чорда Балтачыбыз да ил тарихында булган бөтен этапларны үткән. Авылларга электр, газ, асфальт юллар килү, механикалаштыру, технологиядәге яңалыклар... Күпме тарихи вакыйгаларның шаһите булганбыз.

– Һәр юбилей артка борылып карау, ниндидер нәтиҗәләр ясау өчен форсат. Районыбызның үткәне нинди?

– Элек-электән Татарстан ил, Рәсәй күләмендә гел юл ярып барган. Үткән гасырның җитмешенче елларында Балтач та республикада әйдәп баручылар сафына баса. Бу – шул чорларда авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе, аннан соң КПСС райкомының беренче секретаре булып эшләгән бик тә энергияле, белемле, көчле җитәкче Рафек Абдуллович Фейсхановның һәм аның командасының күпкырлы, уңышлы эшчәнлеге нәтиҗәсе була. Аннан җитәкчелекне үз кулына алган Шамил Фәхретдинович Сираҗиев чоры әнә шул ирешелгәннәрне ныгыту чоры булса, Марат Готыф улы Әхмәтов җитәкчелек иткән еллар районда икенче сулыш ачылу, республикада танылу, лидерлыкны кулда ныклап тоту еллары дип, аерым бер этап булып бәяләнергә бик тә лаеклы. Ул елларда акча белән проблема булмый, әмма фондларны алырга, юлларын, мөмкинлекләрен табарга кирәк була. Хәтта ашламаларны да эзләп, табып, кайтарта торган еллар иде ул. Бер яктан ирек бирелгән, ә икенче яктан... Җиңел чор булды димәс идем. Эзләнүчән, бик тә тынгысыз, энергияле Марат Готович белән районыбыз ул елларда биеклек арты биеклек яулады. Колхозлар да макталды. “Волга”лар, тракторлар бирелде. Газета укучыларда ничек ул чорда акча белән проблема булмады икән дигән сорау туарга мөмкин. Ул елларда бер литр сөткә 1,5-2 литр ягулык алып була иде, бүген исә 1 литр ягулыкның иң очсызы 35-40 сум, ә сөтнең иң сыйфатлысы 25-27 сум тора. Бүгенге җитәкчеләргә менә шушындый диспропорция шартларында эшләргә, яшәргә туры килә. Тырышалар, рәхмәттән башка сүз юк. Тагын шул чорга әйләнеп кайтсак, бу урында ул елларда авыл хуҗалыгы идарәсен уңышлы җитәкләгән Иван Иванович Сергеев, Фәрит Заһирович Әхмәтхановларның хезмәтләрен дә аерып күрсәтергә кирәк. Бик күп яңалыкларны Балтач беренчеләрдән булып үзендә кулланган, авыл хуҗалыгында тотрыклы уңышларга ирешкән икән, монда барлык звено җитәкчеләренең һәм хезмәтчәннәрнең дә өлеше бихисап. Тормыш алга бара. Бүген авыл хуҗалыгы еллап-айлап үзгәреш, яңарыш кичерә. Техникаларның куәтлесе, заманчалары, механизаторларга эшләргә уңайлыгы да күбрәк, җитештерүчәнлеге дә югарырак булганнары алына. Терлекчелектә дә нәсел эше генә түгел, терлек азыгы әзерләү, ашату культурасы дигән яңа төшенчәләр барлыкка килде. Азык цехлары, азык әзерләү үзәкләре... – бүген алар ихтыяҗга әйләнеп бара. Шөкер, районыбыз хуҗалыклары, аларның бүгенге җитәкче-белгечләре дә барлык төр яңалыкларны республкада беренчеләрдән булып кулланалар. Бүген инде элеккечә эшләп булмый. Тормыш ритмы бик кызу, үзгәрешләр күп, алардан артта калмаска кирәк. Әлегә күрсәткечләребез республикада иң әйбәтләрдән икән, димәк, без шул ритмда.

– Район үзенең юбилеена нинди уңышлар белән килә?

– Авыл хуҗалыгы районы буларак, иң элек шушы өлкәдәге уңышлардан башлыйсы килә. Быел, шөкер, кырларыбызда мул уңыш үсте. Бүгенгә һәр гектардан уртача 40 центнердан артык уңыш җыеп алына. Калган өлешен дә югалтуларсыз җыйнап алырга язсын. Тулай җыем үткән елдан 25-30 процентка күбрәк булыр дип көтәбез. Бу – зур сан. Бездә бит инде шулай гадәтләнгән: игенчелек нигездә терлекчелек өчен эшли, шул сәбәпле, терлек азыгы культуралары күпләп игелә. Быел аларның да җыйнап алган кадәресе мул уңыш белән сөендерде. Кырдагылары да күпкә өметләндерә. Районның 90 еллыгына дип атап, без бу елны үз алдыбызга авыл хуҗалыгы предприятиеләре көче белән 100 мең тонна сөт җитештерергә дигән бурыч куйган идек бит. Бу үтәмәслек сан түгел. Инде көндәлек 295 тонна чигенә җиткән идек, августта, елдагыча, сөт бераз кимеп алды. Сентябрь, октябрьләрдә күтәрелеп, үз алдыбызга куйган максатка ирешербез дип уйлыйм. Районда мөгезле эре терлек саны арта, шул ук вакытта шәхси хуҗалыкларда да сөт, ит җитештерү үсә. Без бу үсешләргә дә сөенәбез. Бүген шәхси хуҗалыкларда 17 меңгә якын мөгезле эре терлек асрала, көндәлек 70 тонна сөт җитештерелә. Хуҗалыкларда да сөт җитештерү баш саны арту барәбәренә генә түгел, яңача ашату технологияләрен куллану белән дә бәйле. Яңа комплекслар, каралтылар төзелә, техникалар паркы куәтләнә, яңартыла. – Болар авыл хуҗалыгында ирешелгән уңышларга турыдан-туры йогынты ясаучы факторлар.

Сәнәгать өлкәсендәге эшчәнлегебез дә нигездә авыл хуҗалыгы белән бәйле. Сөт-май комбинаты, “Агрохимсервис” оешмалары, төзелеш өлкәсендә быел 1 миллиард чиген үтәчәк юллар идарәсе, шулай ук “СтройГрад”, “Водстрой”, “Стройремтех” кебек теләсә нинди югарлыктагы төзелеш эшләрен башкарырга сәләтле коллективларыбыз булу бик куанычлы. Дөрес, Президентыбыз программалары булмаса, авыл хуҗалыгы районы буларак, бу кадәр колачлы эшләрне башкара да алмас идек. Республикада эшләп килүче 40 программаның күпчелегендә ел саен катнашабыз, ел саен 250-300 миллион сумлык төзелеш-ремонт эшләре башкарыла, 2013-2019 елларда бу сан 2 миллиард 400 миллион сумны тәшкил итә. Егерме ел өзеклектән соң ике яңа балалар бакчасы сафка басты, берсе төзелә,  озакламый кулланылышка тапшырылачак Салавыч Сәрдегәне һәм Арбаштагысын кертеп, 15 яңа ФАП авылларыбыз халкына хезмәт итә. Мәктәпләр, балалар бакчалары, спортзаллар ремонты буенча күп эшләнә, парклар һәм скверлар программасы буенча халыкка ял итәргә тудырылган мөмкинлекләр дә райондашларыбыз күз алдында. Авылларыбызда да уен һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килде, үзара салым акчасына күп кирәкле, файдалы эшләр тормышка ашырылды һәм ашырыла. Юллар төзелеше буенча да быел дүрт юнәлештә: Норма-Нормабаш, Яңгул-Малмыж, Урта Көшкәт-Субаш һәм, унике генә хуҗалыклы авыл булса да, Зур Лызи икенче өлешкә дә асфальт юл төзелә.

– Төрле өлкәләрдә ирешелгән уңышлар буенча гына түгел, Балтачыбыз үзенең үткәнен, тарихын барлау юнәлешендә дә республикада башкаларга үрнәк күрсәтә.

– Без моңа да бик сөенәбез һәм җирле тарихчыларыбызга бик рәхмәтле. Алар тырышлыгы белән күпме авылларыбызның, районыбызның тарихы мәңгеләштерелде, бик күп китаплар дөнья күрде, музейларыбыз уңышлы эшли. Бу фидакарь кешеләрнең олы хезмәтенә вакытында бәя бирергә дә омтылдык шикелле. Бүген инде Бакый Зыятдинов, Гарифҗан Галиев, Гарифҗан Мөхәммәтшин, Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов, Рәфхәт Зариповлар районның “Почетлы гражданины” исемен йөртә. Быел бу сафларга тагын бер тарихчыбыз Ленура апа Сафина лаеклы кушылды. Әле өйрәнердәй, язардай  өлкәләребез күп. Шуңа күрә бу эш тә дәвамлы булсын диясе килә. Гомумән, үткәнебездә булган барлык матур традицияләрне онытмыйча, дәвам итеп, алдагы буыннарыбызга тапшырырга язсын. Тырыш хезмәте белән гомер кичерүче мондый халкыбыз булмаса, Балтачыбыз бу уңышларга ирешә алмас, районыбыз, авылларыбыз мондый мул, таза тормышта яши алмас иде. Районыбызның тарихын, елъязмасын алга таба да шушындый матур сәхифәләр белән генә тулыландырырга язсын!

Әңгәмәдәш – Гөлсинә Яруллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әңгәмә