«Икенче көнне Бөрбаш зиратында ике яңа кабер барлыкка килә...»
Бу язма Хәлимә Усман кызы Галимованың рухына дога булып барсын һәм аның ачы балачак язмышы башкаларга гыйбрәт булсын.
Хәтере искиткеч иде аның. Авыл китабын эшләгәндә, Хәлимә апага күп тапкырлар мөрәҗәгать итәргә туры килде. Авылның бар вакыйгасын бер җепкә тезеп сөйләде. Ә бит үзенең дә балачагы җиңелләрдән булмаган. Үз язмышын да шул вакытта бәян итте.
Мин — Тау башы кызы. Хәлимә апа, күңелендә булган йөрәк сагышын басарга теләгәндәй, «Тау башы» сүзенә аеруча басым ясап әйтә иде. Сәбәбе юкка түгел. Гаиләнең иң бәхетле чоры да шул Тау башы урамында калган. Башка якларда ничектер, элеккеге чорда Бөрбашта халык урамнарда нәселләп яшәгән, бер-берсенә булышып көн күргәннәр. Икенче урамга чыгып китү башка авылга барып төпләнү белән бер булган.
1940 нчы елның 24 нче февралендә туа ул. Шул елның 11 нче маенда Балтач районының Бөрбаш авылында коточкыч зур фаҗига була. Тау башы урамында унҗиде йорт яна. Шуларның берсе — алты балалы Усман йорты. Төпчек кызлары Хәлимәгә өч кенә ай була. Дөрес, бишектә яткан кыз бу фаҗигане бөтенләй хәтерләми, тик әнисенең җан ачысы белән сөйләгәннәре гомере буена авыр хатирә булып күңелендә яши. «Нәнә (әни): өйдән әйбер ташыйм, син баланы тотып тор, дип мине Гомәр абыйга биргән. Гомәр абый телсез иде, мине кая куярга белми янгын дөрләгән урам буйлап йөргән», — дип ул көннәрне искә алды.
Йортсыз-җирсез калган гаилә Усман абыйның шул урамдагы төп йортына кайта. Берничә гаилә бер түбә астында өч ай тирәсе яшәгәннән соң, Әҗәл як урамыннан Мәүлекәй дигән кешенең иске генә, янтаеп торган ике катлы йортын сатып алалар. Бар нәрсә ауган-түнгән, келәте дә, абзары да бик начар хәлдә булса да, баш астында түбәбез булыр, дип уйлыйлар. Үз нигезебезгә кайтып өй җиткерербез, дип хыялланып, вакытлыча гына дип алган булсалар да, бу нигез гомерлек була. Усман йорт салыр өчен агачын да кисә. Әмма... Сугыш башлана.
Өй тулы баласын янтаеп торган өйдә калдырып, 1941 нче елның сентябрендә сугышка китә. Ике елдан соң олы уллары Садыйкны да сугышка алалар. 1943 нче елда Усманнан үлем хәбәре килә. Садыйк 3 ел сугышта, 4 ел армиядә йөреп, 7 ел хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайта. Казанда яшәп, 52 яшендә вафат була.
— Әни йорт сала алмаячакны аңлагач, Тау башындагы нигезне сугыштан исән-имин кайткан, торыр нигезе булмаган Шәфигулла абыйга бирде. Тик гомеренең ахырынача шул урамны, күршеләрне сагынып яшәде, — ди Хәлимә апа. — Хәерче булдык, ләкин нәнәнең туганнары — Аланнар бик каты ярдәм итте. Без сарык белән сыерсыз булмадык. Сыер сөте эчеп, кычыткан ашап, исән-сау калдык. Нәнә кычытканны урып, кайнар су белән юып, тоз салып пешереп, шуның суын безгә эчертә иде.
Сугыштан соң да хәлләре шәптән булмый. Буй җиткән ике апасы бераз акча юнәлтү нияте белән Свердловскига чыгып китә. Берсе шунда төпләнеп кала, икенчесе кире кайтып, авыл егетенә тормышка чыга.
— Хуҗалыктагы бөтен эш Гомәр абыем белән Гамбәр абыйга, миңа калды, — ди Хәлимә апа.
Инде балалар үсеп җитә, кул арасына керә, хәерчелектән чыгарбыз бәлки дип өметләнеп торганда гаилә тагын бер коточкыч фаҗига белән очраша. 1952 нче елның матур кояшлы көнендә була бу хәл. 17 яшьлек Гамбәр Балтач Сабан туена барган җиреннән суга батып үлә. Бер күлмәклек булса да алыйм, әнине шатландырыйм дигән егет, көрәштән чыккач, тирләгән килеш Сосна суында керә һәм тәнен көзән җыерып, су төбенә китә. Балтачның бөтен милициясе, МЧС хезмәткәрләре, дус-иш, агай-эне яшь егетне су төбеннән эзли. Таба алмыйлар. Шунда бер хатын әйтә, кибеттән түгәрәк ипи алып төшегез, шул ипине суга салыгыз. Ипи агып килер, туктар, болганып, түгәрәкләнеп торган җирдә мәет ята торган булыр, ди. Шулай итеп тә карыйлар, ләкин Гамбәрне таба алмыйлар.
Җыелган халык, иртәгә эзләүне дәвам итәрбез, дип кайтып китә. Энесен эзләүче телсез егетне кызганып, бер Балтач хатыны үзләренә алып кайта, ашата, ял иттермәкче була. Ләкин Гомәрнең күңеле суда ятучы энесендә шул. Бераз ял иткәч, ул кабат су буена китә. Чишенә дә, ипи туктаган җирдән тагын бер кат энесен эзләп карарга була. Муенына таш бәйләп суга чума. Таба!!! Тал тамырларына ябышып калган энесен ычкындырып, судан ала, текә ярдан көчкә сөйрәп менеп, чирәмгә сала. Балтач хатынына кайтып, энесен чыгаруын ишарәләп аңлата. Хатын милициягә хәбәр итеп, Гамбәрне моргка алып китәләр. Икенче көнне төштән соң күмәләр. Бу — 1952 елның 22 июне була.
— Ул вакытта миңа 12 яшь иде. Безнең бернәрсә дә юк. Мәет күмәргә килгән әбиләр әйткәннәр, бармак чолгап алырлык та әйберләре юк шул, дигәннәр. Нәнә абыйны нәрсә белән күмгәндер, белмим, чирәм тырнап, йолкып елаганнары әле дә күз алдымда, — дип елый-елый сөйләде Хәлимә апа.
Энесен су төбеннән алып чыккан Гомәр абыйны Бөрбашның олы буыны яхшы белә. Авырлыклар күреп үссә дә, бик шук кеше иде. Теле булмаса да, әллә нинди кәмитләр ясап, кешене көлдереп, авылның төрле чараларында катнашып йөрде. Сау-сәламәт булып туган малай дүрт яшендә тиф белән авырый. Улым, авырыйсың бит, үлә күрмә, дип, әтисе кулында күтәреп йөри. Андый кешене кузгатырга ярамаган, өйдәгеләре белмәгән. Малай терелгән, ләкин телсез калган. «Нәнә әйтә, Тау башында торган вакыт, әтиегез эштән кайтты. Гомәр түбә башына менеп утырган. Чыгып ашарга чакырып карыйм, кымшанмый да, утыра. Әтиегез чыгып бер сынык ипи күрсәткәннән соң түбәдән төште. Шуннан белдек телсез калганын, ди иде. Ул чорда авылда тиф авыруыннан телсез калучылар шактый булды. Аларны укытырга бер укытучы да килде.
Гомәр саннарны белде, „Усманов“ дип кул да куя иде. Пенсияләрен дә үзе кул куеп алды. Балта остасы булды. Кулыннан килмәгәне юк иде. Яшүсмер вакытында ук үзеннән кече малайларга чаңгылар ясап сатты. Көрәшеп тә йөрде, батыр калган чаклары да күп булды. Яңа йортны Гомәр абый үсеп җиткәч кенә, аның тырышлыгы белән сала алдык. Өйләнде. Ул 83 яшендә вафат булды», — дип сөйләде Хәлимә апа.
Йортсыз-җирсез, әтисез калган балалар ниләр генә күрми. Бөрбашка урман терәлеп торса да, иң үзәккә үткәне утын белән терлекләргә печән табу була. «Уфалла» арбасы тартып елый-елый, кача-поса печән, утын алып кайткан чаклары күп була. Урманга керергә ярамый. Әниләрен эштән калдырмыйлар. Кичкырын «уфалла» арбасын тартып урманга баралар, урманчы очраса, арбаны ватып кайтара. Печән вакыты җиттеме, урман юлларына каравылчылар тора. «Печән дә чабарга, утынын да алып кайтырга ярамады, ә хөкүмәткә маен да, итен дә, йонын да бирергә тиеш идек», — ди ул ачынып.
Кызым, шомарырсың, кеше белән аралаш, дип әнисе Хәлимә апаны түләү түләргә, сөт аертырга йөртә. Сөт аерткач, маен шундагы базда калдыра. Чуен чүлмәк тулгач, май итеп язып, хөкүмәткә тапшырасы. Сепарат мөдире Әлфия апа Мөхәрләмова май язгач, Корбан, Ураза гаетләрендә авылдашларына сиздерми генә майдан өлеш чыгара торган була. «Бигрәк авыр тормышта яшисез бит, эчегезгә май керсен, дия иде. Безгә бик мәрхәмәтле кеше булды Әлфия апа. Әйрән суы, сепарат сөте белән үстек. Хәзер генә ул үз ризыгыңны үзең ашыйсың, элек алай түгел иде. Күрмәгәннәр калмады», — ди Хәлимә апа.
14 яшендә 7 нче сыйныфны тәмамлый. Фермага ала күрмәсеннәр, бик кечкенә әле син, күренеп йөрмә, дип, әнисе 16 яшькә кадәр урманда кадр (агач үсентеләре үстерүче) булып эшләтә. 17 яшендә фермага керә. Бозаулар карый. Анда эш беткәч, ике ел плугарист (трактор ярдәмчесе) була. «Минем тракторчым районның иң алдынгы механизаторы Хаҗип абый Хәкимов иде. Авылдагы иң акыллы ир-ат булып кереп калды ул минем күңелемә. Авыр тормышта үскән баланы ул да жәлләгәндер. Рәхмәт аңа. Аның белән эшләп, ашлыгын да шактый алдым. Безнең гаилә өчен зур ярдәм булды», — ди ул.
10 ел сыер сава, ферма беткәч, бригадта эшли. Колхоз беткәч, совхозга күчә. «Авыл егетенә кияүгә чыктым, каенатам мәдрәсә бетергән, ул заман өчен укымышлы кеше иде. Хәерче тормышта үссәм дә авылның затлы нәселенә кияүгә чыктым. Тигезлектә биш бала үстердек. Симертү үгезләре карап, пенсиягә чыктым», — дип тормышына шөкер итеп сөйләде.
Хәлимә апаның үлеме дә аяз көнне яшен суккандай булды. 2020 нче ел. Сабакташы вафат була. Авыл гадәте буенча ул да урамдашлары белән төн сакларга килә. Догалар укып, төн уртасына кайтырга чыгалар. Капкадан чыгып берничә метр узуга, Хәлимә апа егыла, юлдашлары ни булганын аңларга өлгергәнче җан бирә. Икенче көнне Бөрбаш зиратында ике яңа кабер барлыкка килә...
Лилия Нурмөхәммәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев