Җиләкләр өлгерде!
Җиләкләр, карлыганнар, чияләр, крыжовниклар өлгерде. Хуҗабикәләр алардан төрле кайнатмалар, компотлар, сироплар, соклар ясый. Шул рәвешле кышка тәмле сый әзерли, мәш килә.
Шул нисбәттән, мин дә сезгә берничә рецепт тәкъдим итәргә булдык.
Җир җиләгеннән мармелад
Мармеладны ясау өчен 1 кг җиләккә 550 г шикәр комы, 1 стакан су, 2-4 г лимон кислотасы кирәк булыр.
Кызыл карлыган согында җир җиләге джемы
1 кг җиләккә 400 г кызыл карлыган, 1,5 кг шикәр комы кирәк булачак.
Җир җиләге өстенә агач тукмак белән төелгән кызыл карлыган, шикәр комы салабыз һәм 14-16 сәг. вакытка шулай калдырабыз. Аннан бу кушылманы кайнатып чыгарабыз, җиләкләрне аннан алабыз, ә сокны бераз кайнатабыз. Әзер сокка җиләкләрне салып, пешереп бетерәбез. (Җиләкләр изелергә тиеш түгел)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев