Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Илсөя Бәдретдинова: «Минем хыялым – кыз бала табу»

Җырчы Илсөя Бәдретдинова белән дөньядагы барлык темаларга да сөйләшеп була.

- Яшьләрдә озак вакыт сәхнә тоткан кешеләргә хөрмәт хисе бармы улҖырлаучылар күп бит хәзер.— Яшьләрнең төрлесе бар. Берсендә бер яшь җырчы кыз автобуста сөйләп бара: «Менә сез колхозларыгызда йөреп, берни аңламыйсыз. Мин, мәсәлән, «Пирамида»да да, банкетта да җырладым. Без төрле дәрәҗә җырчылары бит», – ди. Әй, мин шуңа карап, елмаеп утырдым. «Солянка»га бер җыры белән тыкканнар да инде баланы, азрак йолдызланган. Өлкәнрәк җырчыларның: «Татар эстрадасы чүп белән тулды» дигәнен дә аңламыйм мин. Иҗат кешесен төрле яктан тыйсак, яңа юнәлешләр ачылмаячак. Җырчы халыкка кызык булмый башлый икән, ул үзеннән—үзе төшеп кала. Халыкның сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Бу бит өч—дүрт кеше җыелып кына, менә монысы – җырчы, монысы – юк, дип хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Тоталар да: «Кайда моның моңы?», «Нишләп Илсөя, моңлы җырлар җырлый белмәгән килеш, артист булып йөри?» – диләр. Әйе, минем кемнәрнекедер кебек көчле тавышым юк. Аңа карамастан, минем үз юнәлешем бар, тик нишләптер татарда андый әйберне кабул итеп бетерә алмыйлар. Аннан соң, татар халык җырларын мактап туймыйлар, бүген татар җырчылары шуларны гына җырларга тиеш, диләр. Мин бер көнне, иренмичә, шул җырларны барлап утырдым бит әле. Аларның күбесен гади халык язган. Күз алдына китер: көтүче, сыерлары тынган мәлдә, талдан тиз генә курай ясый да җыр уйлап чыгара. Нәрсә күрә, шуны җырлый ул. Шулай җыр туа, күңеленнән чыга ул һәм шуңа күрә күңелгә үтеп керә дә. Аның мәгънәсенә берәүнең дә исе китми. Экспериментлар кирәк. Һаман читек белән чабата тирәсендә таптанмыйк..

- Сез концертларда гел кызыклы истәлекләр сөйлисез. Аны китап итеп бастыру теләге юкмы?

— Рәхмәт төшкере, бу коронавирус чорында ныграк уйлана башладым бу хакта. Барыбер өйдә утырам, әллә, мин әйтәм, яза башларгамы икән, әллә берәр кайда журналист булыйммы икән, дигән уйлар еш килә (көлә). Әйтәсе сүзләр, фикерләр күп. Вакыт күрсәтер, дим..

- Ә тормыш китабыгызга нинди исем бирер идегез?

— Авыр сорау әле бу минем өчен, кара әле… Башка бик гади әйберләр генә килә.

- Илфак Шиһаповның арабыздан китүенә өч ел узды. Аңа бәйле гайбәт, гаепләүләр…

— Көн дә җиткерәләр, көн дә! Ияләштем. Үлгән көнендә дә миңа яздылар. «Үтереп, җиргә тыктың да рәхәтләнеп җырлап йөрисең», – диләр. Әмма «Бүген Илфакның үлгән көне» дип Инстаграмга кую кирәкме икән? Күңел өчен генә эшләнә торган әйберләрне кешегә күрсәтәсе килми. Мин аны көн дә искә алам. Каберенә дә барам, сәдакасын да бирәм. Кеше өчен аның үлемендә мин гаепле калдым һәм андыйларны уйларыннан кире кайтарырга кирәкми дә.

- «Ак күлмәк кияргә кем хыялланмый?» – дигәнсез бер интервьюда. Кияүгә чыгар идегезме?

— Бармы егетең? Юк? Менә хәзер син мине аңларга тиеш. Ә каян табарга? Кеше кушар ул. Минем хыялым – кыз бала табу. Әмма минем аны гаиләле килеш табасым килә. Баш миеңне кабызасың да, кайда соң туры килердәй зат, дисең. Менә шулай кызсыз калдым бугай инде. Кемгә кирәк 2 метрлы малае булган 40 яшьлек хатын? Әле ул – артист-хатын! Холык та бар (көлә). Миннән бик күпкә көчлерәк кеше булырга тиештер ул булса да.

- Яшь кызларның кияүгә чыгасы килми хәзер.

— Аңлыйм мин сине, килешәм (көлә). Минем тирәмдә синең сыман уйлаучылар бик күп. Бу – мәңгелек сорау, нәрсә дип аңлатырга да белмим. Бер яктан, әллә үзебез артык көчле булып кыланганга ирләр шундыйга әйләндеме икән, дим. Икенче яктан – бер әйтәсең, ике, өч… Аннан үзең тотынасың инде. Хөрмәтсезлеккә түзеп торасы килми ул. Ирләрнең дә төрлесе бар хәзер. Берәүләре көн-төн спорт белән шөгыльләнеп, фигура артыннан куа. Икенчеләре компьютерга кереп киткән. Аларның уенда кызлар юк. Өченчеләре исә матди яктан хәлле хатыннарга «кияүгә чыга». Бар инде аның «нормальныйлары» (көлә). Бар ул мәхәббәт! Юк, димик. Әмма, бәлки, гомер буе бер-береңне газаплап яшәгәнче, аерылуың хәерледер дип тә уйлыйм.

-Көчле сез.

— Һич юк. Беләсеңме, салют аттырганда, мин елыйм. Миңа ул бик матур булып тоела да, елый башлыйм. Онытылып песи балалары белән уйныйм. Менә мин сиңа үзем турында бер факт әйтәм: минем беркайчан да бөҗәк үтергәнем булмады! Кешеләр тоталар да шап итеп үтерәләр. Ул бит җан иясе! Бәлки, ул баласына ашарга эзләргә чыккандыр? Илфак мәрхүмкәем белән яшәгәндә дә 16 фатир алмаштырдык без. Андагы тараканнар! Яшермим: агуын-ниен сиптерә идем. Әмма максатчан килеп, сытып үтерә алмыйм! Көчле хатын мондый булмый!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев