Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Интернетлы заманда су өчен көрәш бара (фото)

- Без Яңгул авылының Муса Җәлил урамында яшибез. Йортларыбыз тау башында урнашкан. Урамыбызда нибары өч хуҗалык бар һәм күп еллар борчыган проблемабыз - урамыбызда су булмау.

Шул өч йортның икесендә пенсионерлар яшәсә, берсендә мин гомер итәм. Кайнатам шулай ук лаеклы ялдагы кеше. 16 ел элек иремне югалткач, авыл җирлеге башлыгына әлеге проблеманы хәл итүен сорап кердем. Тик әлегәчә бернинди үзгәрешсез яши бирәбез, - дип телефон аша хәбәр итте Рәсимә Шәмсетдинова.

Әлеге шалтыратуны кабул иткәннән соң, Яңгул авылына юл алдык. Биредә чыннан да интернет кереп тә, су кермичә калган урам бар икән. Инде заманча дөньяда яшибез югыйсә, зур, чәчәк атып килүче әлеге авылда мондый хәлгә юлыгуыма да шаккаттым.

- Әйе, чыннан да бу мәсьәлә безгә бик таныш. Ләкин әлеге урамга су үткәрү өчен бер хуҗалыкның бакчасы аша эшләргә тиешбез, ул шәхси мөлкәт булып торганлыктан, безнең югарылыкта гына хәл ителә торган проблема түгел. Сусыз тилмерми алар, әзрәк читтә генә колонка бар, суны шуннан да ала алалар, - дип җавап бирде Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ренат Гарипов.

Җитәкченең бу сүзләре мине аптырашта калдырды, аның югарылыгында хәл итәрлек булмагач, нигә җитәкче вазифасында йөрергә соң? 16 ел эчендә әллә нинди юллары да булгандыр инде аның, бакчага кермичә, юлдан сузу мөмкинлеге бар бит дигәч, юк, узган ел гына үзара салым акчасына эшләттек әле аны диде. Колонкада су бетмәс ул, ләкин аны ташыр өчен сәламәтлек кирәк шул. Бүген Рәсимә ханым да, Раиф абый да әлегә үз көчләрендә, ләкин иртәгесе Ходай кулында. Аннан соң бит су да эчәр өчен генә кирәкми, бүгенге заманда автомат кер юу машинасыннан да, өйдәге бәдрәфтән дә кулланасы килә. Ә аларны, Ренат Гарафетдинович, колонкадан ташып кына эшләп булмый!

Дөрес, Шәмсетдиновлар ишегалларында үзләре акча түләп су бораулатканнар, ләкин беренчесендә суы беткән, ә икенче тапкырында эш сыйфатлы эшләнмәү сәбәпле, су ләмле чыга икән, аны әзрәк тондыргач кына, ягъни икенче көнгә генә кулланалар. Күләме дә күп түгел, көнгә нибары 4-5 чиләк.

Әлеге урам табигатьнең бик матур җирендә урнашкан. Шулай да матурлыкка да юллар урау шул. Урамга керүче юл бик тар, анда ике машина кара-каршы үтә торган түгел, әле җитмәсә кыш көне бураннар вакытында кар салып тилмертә икән. Аны чистарттыру да бер әҗәлгә әйләнгән. Инде аларына да түзә биредә яшәүчеләр. Тик менә суны кыш көне бәке тишеп, ә башка вакытта инештән ташу инде үзәкләренә үткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250