Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Йөгерә атлый сиңа кайтыр идем, кире кайта торган юл булса...

Кинәт, ак болытлар арасыннан ап-ак атка атланган әти пәйда була.

Әйләнә дә килә язлар, әйләнә дә килә көзләр, дип жырларда жырланган кебек, килә дә җитә көтү чираты.

Бүген мин тагын сахрада, сыерлар көтәм. Яратам мин көтү көтәргә, көтүче кызы булгангадыр инде.

Балачакта әтигә ияреп, атка атланып, ферма малларын көтәргә мин дә бара идем.Туган авылым белән Хәсәншәех авылы арасындагы болынлыкка малларны алып барып таратып җибәрүгә әти атын тышаулап куеп үз иркенә җибәрә, үзе янәшәдә җәйрәп агып яткан Шушма елгасына кармак салыр иде. Елганың теге ягында Хәсәншәех авылының кәбестә басуы күзләрне кызыктырып торыр иде.

Кышын әти атын җигеп, шул малларга ашатырга дип он тартырга күрше авылга йөри.Чананың иң башында, олау өстендә, әлбәттә, инде мин чункаеп утырам. Карадуганда (хәзерге мәдәният йорты арты, Сөнгатуллин Фаил абыйлар өе урынында) биек булып тегермән утыра.Таш тегермәне! Әти, ярган бүрәнәләрдән баскыч шикелле итеп ясаган корылма буенча, ашлык тутырылган капчыкларны арык жилкәсенә салып өскә ташып бушата башлауга, ике дәәәү түгәрәк таш хәрәкәткә килеп он или башлар иде. Миңа кызык, мин астан ничек итеп он акканын күзәтәм. Ашлыкны тартып эшләре беткәч, әти тегермәнче Әсхәдулла абзый (орчык кадәрле, һаман ап-актан киенеп йөрүче булып истә калган) белән бераз ял итеп кәефләнеп алгач, без янәдән олауны төяп кире кайтып китәр идек.

Бүген мин шуларны уйлап сахрада ятам. Көн рәхәт, җылы йомшак җил басу ягыннан җитешкән ашлык исе катыш юеш чирәм исе белән битләргә сарыла, муенга кереп кытыклый .Чирәм арасында кырмыскалар чабыша, чикерткәләр сайрый, биектә, баш өстендә тилгән канатларын җәеп әйләнгәләп йөри, текә яр кырыена оя корып бала очырган яр карлыгачлары көтүләре белән очып үтәләр. Ирексездән күзне йокы баса...

Кинәт, ак болытлар арасыннан ап-ак атка атланган әти пәйда була. Мин яткан урынымнан күтәрелеп, җан-фәрманга әтигә таба йөгерәм, ул үз чиратында ак атының калын ялына ябышып, бераз бөкерәя төшеп миңа кулларын суза... һәм мин уянып китәм!

Иии,  тоөшләргә генә керә торган, зәңгәр томан артларында калган, әти-әниле, самими балачагым! Йөгерә атлый сиңа кайтыр идем, кире кайта торган юл булса.

Ләйсән Әхмәтшина,

Арбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев