Йоланың сихри бер көче бар, ди авыл халкы (видео)
Рафилне авылдашлары мәчет каршында каршы алган.
Күрше Әтнә районы Ары авылында бик кызыклы гореф-гадәт саклана. Егетләр хәрби хезмәткә киткәндә, агачка кулъяулык бәйләп китә.
Элек клуб янындагы каенга элсәләр, хәзер мәчет каршындагы миләшкә.
Моңа кадәр армиягә китүче егетләр 5-6 булган. Хәзер бик сирәк. Һәрберсе өскәрәк үрелеп бәйләргә тырышкан.
Шушы көннәрдә Ары авылы Рафил Вәлиевны армия сафларыннан каршы алды. Рафил исә миләшкә кульяулык элүче беренче егет.
«Авыл халкы ырым-шырымнарга ышанмый. Әмма бу йоланың сихри бер көче бар», — диләр.
Егетнең туганнары, дуслары кулъяулыкка карап аны искә ала. Шөкер, барысы да исән-сау әйләнеп кайткан. Рафилне авылдашлары мәчет каршында каршы алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев