Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Йомырка бәясенең кайчан төшәчәген әйткәннәр

Россиядә йомырка бәясе инде язын ук төшәргә мөмкин.

Россиядә йомырка бәясе инде язын ук төшәргә мөмкин. Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе беренче урынбасары Сергей Митин «Парламентская газета» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән. 

Әмма ул, Хөкүмәт эшләгән чаралар нәтиҗәле булып чыккан очракта шулай булачак, дип тә өстәгән.

Аның сүзләренә караганда, йомырка бәясе үсү сәбәпләре — ягулык, производствоны тоту, хезмәт хакы түләү, логистика чыгымнары арту. Митин бәяләрнең Үзәк Банк билгеләгән инфляция күрсәткеченә генә артырга тиешлеге белән килешсә дә, кызганычка, кайвакыт алай булып чыкмый, дип искәрткән. Сергей Митин фикеренчә, хәзерге вакытта иң мөһим бурычларның берсе — җитештерүчеләргә җитештерү күләмнәрен арттыруга этәргеч бирү.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев