"Җир астында хәзинә"
Безнең йорт нигезендә элек бер бай яшәгән. Урам аша гына кибете, склады булган. Ике катлы йорт белән бу сәүдә ноктасын ябылмалы күпер тоташтырган. Кибет булып хезмәт иткән ташпулат әле дә исән.
Ә менә инеш буйлап сузылган амбарларны колхоз җитәкчеләре сүтеп башка кирәк-яракка тотканнар. Бай булса да, авыл халкы аны хөрмәт иткән. Малны кеше талап җыймагангадыр, күрәсең. Революция елларында гаиләсе белән юкка чыккан бай турында төрле риваятьләр йөри.
Берәүләр: "Алтын-көмешләрне күрше авылдагы танышында калдырган", - дисә, икенчеләре " Ишегалдындагы карт өянке төбенә күмгән ул" диләр. Алтмышынчы еллар башында авылга бер көтү чегәннәр килә. шуларның берсе безнең ишегалдына кереп баса да: " Ходаем, мин бит кып-кызыл байлык өстендә басып торам", - дип кычкырып җибәрә. Багучы һәм күрәзәчеләр дә шул ук сүзләрне кабатлый.
Хәзинә яшерелгән тирәк хәзер инде юк. Ун еллар чамасы элек йорт төзелешенә комачаулаганга кистек. Чүлмәк белән алтын чымаса да, йорт нигезе казыганда, бакча китмәнләгәндә берән-сәрән тәңкңләр, борынгы пычак, күптөрле савыт-саба калдыклары гел табылып тора. Хак булса, байның хезмәтчесенә һәрчак шайтаннар ярдәм итеп торган икән. Имеш, пәриләрнең барлыгын бу йортта яшәүчеләр генә белгән. Кичтән алар өчен чынаякка чәй ясап калдырганнар. Ә иртәнгә һәрбер чокыр каплап куелган, аның астына көмеш яки алтын тәңкә салына икән.
Бай үзен сөргенгә озатасыларын белгәч, хезмәтчесенә әйтеп калдырган. Имеш, "Безнең йортта " хуҗалар" барын берәүгә дә әйтмә. Озак тормабыз, бер әйләнеп кайтырбыз әле. Шуңарчы нигезгә ят кешеләр кертмә. Кич саен чәй ясап куярсың." Хезмәтче авырып китә. Һәм йортка күз-колак булыр өчен күршесен җибәрә. Чәй ясарга да өйрәтә.
Тик кызыксынучан күршесе төн уртасына кадәр җеннәрне күзәтеп утырырга ниятли. Калганы безгә төгәл генә мәгълүм түгел. Әмма озак та үтми, хезмәтче күршесен җирли, ә чынаяктагы чәйләр эчелми башлый. Аның каравы, йортта серле сәгать пәйда була. Ул әле бер, әле икенче урында эшләп тора. Мич эченнән, өй астыннан, тәрәзә төбеннән ишетелә аның тавышы. Картлар моны бәрәкәт сәгате диләр.
Имеш, ул эшләүдән туктаса, йортта тынычлык югала. Минем байлар күмеп калдырган хәзинә турында күп кешедән ишеткәнем бар. Аның кайсын чиркәү, икенчеләрен мәчет, өченчеләрен кеше яши торган йорт нигезләренә күмелгән дип сөйлиләр. Тик әле берәүнең дә аларны таба алганы юк. Бәлки ул алтыннар, чынлап та, үз хуҗаларын (әйтик, байның балаларын, оныкларын) көтеп яталардыр? Кем белә...
Зөһрә Низамова.
Фаяз Сафин картинасы.
Фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев