Җир җиләге саткан акчага машина, фатир алабыз
Безнең якта кеше җәйге ялын җиләк вакытына туры китереп алырга тырыша. Барысында да бер генә уй: җиләк сатып, акча эшләү. Хәтта шуның белән генә көн күрүчеләр дә бар. Кемдер бу акчага мунча төзетә, кайберәүләр машина яңарта, кемдер малаена фатирга кадәр алып бирә. Аз йокларга, ялкауланмаска гына кирәк.
"Аягың тыпырдамаса, авызың шапылдамый"
Сүзем Мамадыш халкы турында. Аларның Казан белән Чаллыны тоташтырган олы юл буена тезелеп басып, җиләк сата башлаганнарына әллә кайчан инде. Башта халык каен җиләге сатты. Майонездан бушаган бер чиләге 500 сум тора икән. "Быел каен җиләге алай күп түгел. Әмма урыннарын белеп барсаң, кеше кергәнче өлгерсәң, җыярга була. Тик черкидән котыла торган түгел. Умартачы битлеге киеп җыйдык, - дип сөйләде Раушания Сафина. - Урманга керә-керешкә җиләк безнең күзгә акча булып күренә инде хәзер. Табыш ала торган чорыбыз бит. Җәйне көтеп алабыз. Әле улым санап чыгарган: майонез чиләгенә (1 литрлысы турында сүз бара) 1300 җиләк керә икән. Гаиләләре белән җиләк җыючылар да бар. Ирләре хатыннарын да уздырып җыя әле".
"Иртә яздан урманга чыгып китәм. Нәселебез шундый. Аның каравы, кайда нәрсә үскәнен белеп торам. Гаиләмне һәрчак кеше кулы тимәгән җиләклеккә илтәм. Көненә 5әр литрлы 20шәр чиләк җир җиләге сатабыз. Берсен 500-650 сумга алалар", - ди Түбән Яке авылыннан Нуретдин Шиһапов.
Күрше уразбахтылылар, кирмәнлеләр дә күптән "бизнес"та. "Бала белән өйдә утырам. Берсенә - 3, икенчесенә 1 яшь тә юк әле. Җиләк җене кагылгач, тик утырып булмый икән ул. 20 мең сумлык каен җиләге саттык. Җир җиләге бик өлгермәгән әле. Анысын да җыярга исәпләп торам. Балаларны әби карый, ә әти машина белән йөртә", - ди Мамадыштан кайтып җиләк сатучы Айгөл Юнысова.
Җиләк вакытында урамда уйнап йөрүче, эшсезлектән интегүче бала-чага да күренми авылда. Аларны да бизнеска җәлеп иткәннәр. Бала-чага да сәүдәгәр әти-әниләреннән бер дә калышмый. 5 яшьлек Данил Әхмәтвәлиев тә, әнисенә ияреп, көненә ике тапкыр җиләккә барган. Шулай итеп, ул да 200 сум акча эшләп алган. "Компьютер, телефонда утырганчы, балаларның акча эшләгәне мең мәртәбә артык. Балалар кечкенәдән акчаның кадерен белеп үсә. Аның бушка килмәгәнен, хезмәт белән табылганын белә. Ул безнең балаларның канына сеңгән инде", - ди Сәвия Сабирҗанова.
"Гомердә дә җиләк сатып алмас идем"
Казанда базарлар гына түгел, хәтта зур сәүдә үзәкләре тирәсендә дә җиләк-җимеш сатучылар көннән-көн арта. Алар башкала янәшәсендәге бистәләрдән, тирә-яктагы районнардан килә.
- Авылыбыз бик кечкенә - нибары 28 хуҗалык бар. Кибетебез дә юк. Кешегә ияреп, шәһәргә китеп булмый бит инде. Әле калага бер көнгә генә килгәндә дә авылга кайтасы килә. Бездәге матурлык, ул күл буйлары! Җиләкнең иң тәмлесе дә бездә үсә, - дип сөйли Балык Бистәсе районының Хутор авылыннан килгән 75 яшьлек Шәмсегаләм Зәйнуллина. - Башта каен җиләге саттым. Хәзер җир җиләгенә тотындык. Авылда җиләк җыеп сатучы дүрт кеше инде без. Җир җиләгенең килограммын 400-500 сумнан бирәбез. Биш литрлы чиләктән 900 сум акча чыга. Җиләк сораучы бик күп. Аптырыйм шушы шәһәр халкына! Мин үзем гомердә дә литрын 500 сумга җиләк сатып алмас идем. Кайнатма ясыйм дисәң, әле бит аңа шикәр комы да алырга кирәк. Ялкаулыкмы икән ул, әллә инде кешенең баюы җиттеме?
Бу апайлар үзләренә кышка җитәрлек каен җиләге кайнатмасы, хәтта компотлар да ябып куйган инде. Балык Бистәсе урманнарында черки генә түгел, еланнар да күп икән. "Ашыйсың килсә, йөрисең инде. Балаларыбызны укытасы бар. Быел улым беренче курсны тәмамлады. Колхоз базарына әллә кайчаннан бирле йөрибез. Үз клиентларыбыз бар. Кышын сөт, эремчек сатсак, җәен җиләк, мәтрүшкәгә күчәбез", - ди Миннегөл Шәмсетдинова.
Мәтрүшкәне хәтта 1000әр пар җыючы да бар икән. "Анысын сатып интекмибез. Бездән килеп алучылар бар. Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрне ничек итеп файдаланмыйсың инде? Шәмсегаләм апа дару үләннәрен дә белә. Аларны да җыя. Миләш, баланны да әрәм итми. Барысыннан да акча ясый", - ди Газинур Әлмиев авылдашы турында.
Чиләкләп сатсаң, акча азрак керә
Кала әбиләре дә авылныкылардан калышмаска тырыша. Бакчасындагы виктория җиләгенең хәтта берсен дә кабып карамаган Анна түти, килосын 300 сумнан сата. Бер стаканы 100 сум, ди. Ә чиләкләп сатасы килми, чөнки алай акчасы аз керә икән. Анна түти, бар үстергән җиләк-җимешне сатам, ди. 5 сутый җиреннән шактый акча эшләп ала икән. Күпме икәнен әйтергә теләмәсә дә, оныгының машина кредитын ябып бетергән әнә. Менә шулай, 80 яшен тутыручы әбиләр дә, җәйгә чыккач, җанланып китә. "Акча кемнең эчен тишә? - дип аптырата авылдагы әбием. - Язып ятма анда, кайт әйдә җиләк җыярга".
Казанда яшелчә, җиләк-җимеш бәяләре
Базарда Кибеттә
Яңа бәрәңге 35-45 29-48
Суган 35-40 17-33
Помидор 80-100 73-289
Кыяр 40-45 38-92
Алма 70-110 78-120
Өрек 180-250 180
Груша 120 110-130
Чия 250-300 370
Бакча җиләге 200-250 266
Төче чия 250 136
Шәфталу 160 180-200
Фото: http://www.arrakis.ee/images/33.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев