Иренмәскә генә кирәк
Күптән түгел бер кибеттән диңгез ризыгы сатып алдык. Саклану вакыты әле чыкмаган, савыты кабармаган. Тик өйгә кайткач, ачып җибәрсәк, әллә нинди исләр чыкты.
Ничек кенә алданмаска? Бу сорауга төгәл җавап та биреп булмыйдыр, минемчә. Бер карасаң, барысын да дөрес эшлисең кебек, товар сатып алганда игътибарлы да булырга тырышасың, эшләнү вакытларын да карыйсың. Әмма барыбер берәр нәрсә килеп чыга.
Күптән түгел бер кибеттән диңгез ризыгы сатып алдык. Саклану вакыты әле чыкмаган, савыты кабармаган. Тик өйгә кайткач, ачып җибәрсәк, әллә нинди исләр чыкты. Ризыкны ашарлык түгел. Теге кибет тә ике тукталыш ераклыкта. Нишләргә соң? Иренмәскә! Мин шулай эшләдем дә. Кире кибеткә барып керсәм, әйтерсең мине генә көтеп торганнар. Кулымдагы кире бирәсе товарны ни икәнен дә сорап тормыйча, алып китеп бардылар. Юл буе әйтәсе сүзләрне кабатлап барган булам тагын. Шул арада Фәнүзә исемле сатучыга акчасын кире бир дигән әмер кушылды. Фәнүзә апа серне чиште. Баксаң, бу ризыкны еш кире китерәләр икән. “Сыйфатсыз булган ул. Бәясен дә төшереп карадык. Саклану вакытын дөрес язмаганнар, ахры”, – ди ул.
Кибетләргә товарын кире китерерсең дә ул, ә менә базарга илтеп буламы соң? Әйтик, аяк киемнәрен. Аларны болай да бер кияр өчен дип кенә алалар кебек тоела миңа. Ә менә кулланучы хокукын белгән кеше, аяк киемен дә кире кайтара икән. Вьетнам базарында эшләүче үзен Мөхәммәт дип таныштырган егет сүзләренчә, кайберәүләр ике ай кигәнне дә кире алып килгәләгән. “Кайчак сатып алучыларга аптырап та куябыз. Ике атна вакыт узса, бер хәл, инде озак киеп йөргән киемне дә кире китерергә оялмыйлар. Теләсә нәрсә әйтеп бетерәләр. Кайберсе безне куркыткан да була. Янәсе, илегезгә җибәрәбез, диләр. Документларыбыз дөрес булмаса, без монда эшләмәс тә идек”, – ди ул.
Безнең халык усалрак икән. Дәрвишләр бистәсендә яшәүче Әлфинур апа оныгына туфли алган була. Ике көннән башы ачыла. Күтәреп килсә дә, сатучы алмый. Алып кайтып, төзәттереп алдык, ди ул. “Базарда да кеше үз хокукларын яклый ала”, – ди Татарстан Госалкогольинспекциясенең үсеш һәм эчке базарны координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова.
– Халык күбрәк кәрәзле телефон, суыткыч, телевизорларның һәм сөт продукциясенең сыйфаты начарга зарлана. Әмма күбесе үз хокукларын белеп бетерми. Шуңа да без кешеләрне ризык, көнкүреш товарлары сайлаганда ниләр белергә кирәклегенә өйрәтәчәкбез. Моның өчен бюджеттан 4 миллион 900 мең сум акча бүленеп бирелде. Күп өлешен лаборатор тикшерүләргә тотсак, калганын мәктәп укучылары арасында уза торган олимпиада җиңүчеләрен бүләкләргә һәм матбугатта басылу өчен тотылачак, – ди Розалия Арсланова.
– Ел саен халыктан 13-14 мең шикаять кабул итәбез. Күп очракта товарның сыйфатына, зыянлымы-юкмы икәнлегенә зарланалар, – ди Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова.
Бу көнне базарга килгән кеше үз хокуклары турында ишетеп кенә калмады, кайберләре ничек итеп дәгъва белдереп гариза язарга да өйрәнде.
Кулланучы товарның җитешсезлекләрен ачыклаган очракта үз хокукларын яклый ала. Әмма бу хакта алдан сатучы белән сөйләшмәгән булуы шарт. Кимчелекле товарны шул ук маркадагы товарга алмаштыруны, бәяне сатып алу хакына карап киметүне, товардагы җитешсезлекләрне түләүсез бетерүне, кулланучы яки өченче зат тарафыннан аларны төзәтү чыгымнарын каплауны таләп итәргә кирәк. Шулай ук сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кайтаруны сорау мөһим. Сатып алучы сыйфатсыз товар сатып алу нәтиҗәсендә үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны да таләп итәргә хокуклы. Болар барысы да законда күрсәтелгән срок эчендә башкарыла.
Шушы көннәрдә кулланучыларның якланганлык дәрәҗәсе буенча Россия Федерациясе субъектлары рейтингының нәтиҗәләре игълан ителде. 85 субъект арасында Татарстан Республикасы беренче позицияне биләп тора. 2010 елда Татарстан бу рейтингта 37 нче урында була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев