Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Иртән йокыдан ничек тиз уянырга?

«Су — тагын бер бик яхшы эчемлек. Организмга су җитмәүнең алҗуга китерүен онытмаска кирәк»

Каһвәне нинди эчемлеккә алыштырырга мөмкин? Гомумпрактика табибы Юрий Завьялов "МедикФорум«хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

Бөтнекле чәй организмга хәл кертә, баш миендә кислород микъдарын арттыра. Киптерелгән яфракларны башта кайнап торган суга салып пешерергә, суынгач, эчәргә кирәк.

Табиб әйтүенчә, женьшень чын мәгънәсендә организмга көч-куәт өсти. Ул талак, үпкә, йөрәк, бавыр, бөер эшчәнлеген, хәтерне яхшырта, ныклык-чыдамлылыкны арттыра. Аны чәй яки капсула рәвешендә куллану киңәш ителә.

«Су — тагын бер бик яхшы эчемлек. Организмга су җитмәүнең алҗуга китерүен онытмаска кирәк. Иртән, шулай ук көн дәвамында лимонлы җылы яки салкын су эчү әйбәт», — дигән табиб.

Завьялов сүзләренә караганда, цикорий тамырыннан ясалган эчемлек тә, йокыдан уятып, ашкайнату системасына уңай йогынты ясый. Иртән порошокны кайнар суга салып эчәргә, сөт өстәргә дә мөмкин.
 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев