Исемең яши күңел түрендә!
Исән булса, 22 февраль көнне аңа 70 яшь тулган булыр иде.
Февраль ае хакимлек иткән кышкы көннәрнең берсендә легендар шәхесебез каберлегендә «70 яшьлек юбилеең белән, Илдус, кадерлем!», дигән сагыну хисләре белән сугарылган язу пәйда булды. Мәрхүмнең хәләл җефете Сәрия ханым яңа яуган ак карга язып куйды аны.
Әйе, районыбыз үсешенә лаеклы өлеш керткән, хезмәт кешесенең кадерен белгән, бик күпләргә ярдәм кулы сузган, гаиләм дип өзелеп торган, дусларын сатмаган - яклаган мәрхәмәтле, рәхимле райондашыбызга, әгәр исән булса, 22 февраль көнне 70 яшь тулган булыр иде.
Илдус Мансур улы Шиһабетдинов 1953 елның 22 февралендә Балтач авылында туа. Туган җирендә белем ала, Совет гаскәрләре сафында хезмәт итә. 1974-1977 елларда Казан элемтә электротехникумына укырга керә, техник-электрик белгечлегенә ия була. Укуын тәмамлап, Карадуган мебель фабрикасына баш инженер булып эшкә кайта, аннан юл төзү һәм ремонтлау идарәсе, соңыннан район электр челтәре җитәкчеләре буларак хезмәт юллары үтә.
Илдус Шиһабетдинов район халкының тирән игътирамын казанган кеше. Ул район советы депутаты булып сайланган елларда тормыш-көнкүреш юнәлешен кайгыртуда аеруча активлык күрсәтте. 1999 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган энергетигы дигән мактаулы исем бирелә, исеме «Росэнерго»ның Мактау Китабына кертелә.
2002–2009 елларда Илдус Шиһабетдинов Арча РЭСына җитәкчелек итә. Ул җитәкчелек иткән елларда Арча бистәсе һәм авыллар электр белән тәэмин ителүдә зур үзгәрешләр кичерә. Матурлыкны-гүзәллекне яратучы җитәкче әйләнә-тирәлекне яшелләндерүне, чәчәкләр утыртуны гадәткә кертә. Һәр елны кыш ахырында коллектив белән тулы составта, гаиләләр белән чаңгыга басулар ямьле бер бәйрәмгә әверелә. Җәйге Сабантуйлары нәкъ Балтачтагы кебек Арчада да гөрләп уза. Коллективта эшләүчеләрнең балалары өчен дә Яңа еллар уздыру, сабыйларны бүләкләргә күмү онытылмаслык мизгелләргә әверелә. Илдус әфәнденең хезмәте югары оешмалар һәм район җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнә. Идел буе электр челтәре составындагы ун район арасында ул җитәкләгән коллектив һәрчак беренчелектә була.
Мәрхүмне югалтканга инде менә унөч ел вакыт узды. Чын дус-иптәш, кешелекле, авыр чакта ныклы ярдәмче, эшен җиренә җиткереп, җаваплылык хисе тоеп, намус белән башкаручы, хезмәттәшләренә кадерле җитәкче булган Илдус әфәндене югалту якыннарына да, дусларына, хезмәт коллективына, җитәкчелеккә дә бик авыр булды. Үз артыннан күпме күркәм эшләр, яхшы гамәлләр калдырып китте ул. Шуңа да исеме онытылмый, йөрәк түрләрендә якты йолдыз булып мәңге саклана.
Якын дуслары хөрмәте илә искә алуыбыз мәрхүмнең рухын шат кылсын, урыннары оҗмах түрләрендә булсын!
Фото: район электр челтәре архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев