Ишегалды бәбкә үлән... тормыш юлы җырлы бәйрәм
Күптән түгел узган "Гырон быдтон" бәйрәменнән иң якты хатирәләрне, мөгаен, миндә Иске Көшкәттән Кобылкиннар гаиләсе калдыргандыр. Берничә генә минут аралашу эчендә дә үзләренә карата хөрмәт уята алды алар.
Бөтен эшкә дә һәвәскәр Иван абый йортларына кергәндә үк "без бик гади генә яшибез инде", дип сүз башлады. Ләкин бит гадилек кеше өчен үзе дә зур сыйфат ул. Кобылкиннар йортының чисталыгы, пөхтәлеге, тәрәз төбен тутырып үсеп утыручы гөлләр... бар да әсир итте мине.
Иван абый тумышы белән, үзе әйтмешли, "коренной" Иске Көшкәтле, ә менә Галина апа Түбән Ушмадан. Аллаһы Тәгалә кешеләрне бер-берләре белән юкка гына очраштырмый, таныштырмый. Галина һәм Иван Кобылкиннар белән дә шулай булган. Кунакка гына килгән кыз Иске Көшкәтнең клуб ишеген ачып керүгә аңа күз ташлаучы егетләр бер Иван абый гына булмый. Патефон, пластинкалар заманы, алар әкрен генә әйләнә, ә биюләр гөрли, яшьләр күңел ача. Азактан егетләр үзләре күз аткан кызларны озата кайта, тик Иван абый Галя апаны түгел, ә иптәш кызын озата. Шулай да әлеге хатасын ул икенче көнне үк төзәтә, алдагы кичтә иптәш егете озата кайткан кызны башка берәүгә дә бирми, үзе озата, очрашып йөриләр һәм урлап туган нигезенә алып кайта. Бу вакытта өйләрендә әнисе һәм бертуганнары була. "Әтидән 8 яшьтә ятим калдым мин. Әнием итәгенә биш баласын утыртып тол калды. Безне күтәрер, бу тормышта кеше итәр өчен бөтен көчен куйды ул. 25 сум хезмәт хакына ничек үстергәндер, белмим, ләкин ачлык кичертмәде ул безгә", дип мәрхүм әнисен искә алды Иван абый.
Баштагы чорда ветфельдшер булып эшли ул, аннан соңгы 14 елда - комплекс җитәкчесе, 1996 елдан әлеге эшеннән китәргә мәҗбүр була. Шуннан соңгы елларда җәй көне учетчик, ә кыш көннәрендә балта остасы һәм ташчы булып хезмәт куя.
Уртак тормышларында Иван абый белән Галина апа йорт җиткезеп чыгалар, бер ул үстерәләр. Бүгенге көндә улларының уңышларына сөенеп, онык сөеп, тормышның бөтенлегенә шатланып яшәп яткан мәлләре. Уллары Иван Ижевск шәһәрендә төпләнеп гаилә коргач, әти белән әни көчләреннән килгәнчә һәрчак ярдәм итү өстендә эшлиләр. Оныклары Игнатийның гармунда сыздырып уйнавын туйганчы тыңларга ярата Кобылкиннар. Ә инде балалары кайта алмаган вакытта үзләре Ижевскига юл ала, Төркиягә барып кайтуларың читтә торсын безнең өчен, диләр алар.
Авыл кешесе абзар тутырып малын, кош-кортын асраса гына күңеле тыныч буладыр, мөгаен. Кобылкиннарда да шул ук хәл. Лаеклы ялга чыктым дип ял итәргә ашыгучы юк, кыштыр-мыштыр Иван абый да эшләп йөрүдә, Галина апа да күңеленә рәхәтлек бирердәй хезмәт тапкан.
Буш вакытларында маллар янәшәсендә алар. Тик менә дуңгыз асрауны тыю гына бик борчый үзләрен. Безнең милләт ничек дуңгызсыз яшәсен инде дип уфтана алар. Җәйгә сөт бәяләренең кисәк кимүе дә күңелләрен төшерә. Күпме тырышып хезмәт куеп та үз хуҗалыгыңнан көткән керемне ала алмау, әлбәттә, кулдан эшне дә төшерерлек сәбәп була ала. Тик әлеге гаилә өчен түгел. Чөнки алар күңелләре кушканча эшли һәм яши. Парлап гөмбә, җиләк җыялар, кунакка йөриләр. Үзләре булмаганда йортларына күз-колак булып торучы күршеләре бар. Кызганыч, күптән түгел Гликерия Васильевна Самсонова бакыйлыкка күчкән. Алай да мәрхәмәтлелеге өчен аны әле дә бик сагынып искә алалар. Чөнки уллары Иван үскән чорда балалар бакчасы булмый, аның өчен тәрбияче дә, икенче әни дә шушы әби була.
Кобылкиннар гаиләсенең бәхет сере гадилектәдер дип таптым. Алар һәрнәрсәне җиңел генә кабул итә, әмма җиренә җиткереп башкара. Һәрчак бергә киңәшләшә, бер-берсенең кадерен аңлый, артка борылып карап үткән тормышка елмая, ә алдагысын каршыларга җитәкләшеп алга атлый. Киләчәктә дә бу шулай булып калсын иде. Иске Көшкәтнең үзәк урамында тирә-якка нур сибеп утыручы әлеге йортның капкасы беркайчан да ябылмасын, ишегалдында үскән хәтфә бәбкә үләннән аяк эзе җуелмасын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев