Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Иске елда калганы, Яңа елга хыялы

Гөлчәчәк Хәкимова: - Узган ел кызым Балтач мәктәбенә 1 сыйныфка укырга барды. 2016 елда иң зур шатлыгым шул булды. Аллага шөкер, яратып укып йөри, укытучысын да ошата, әни кеше өчен зур бәхет бит бу! Ә Яңа ел һәркемгә сәламәтлек алып килсен, авыручылар сафыксын, аякка бассын, яман чирләргә дәва табылсын, иде...

Гөлчәчәк Хәкимова:
- Узган ел кызым Балтач мәктәбенә 1 сыйныфка укырга барды. 2016 елда иң зур шатлыгым шул булды. Аллага шөкер, яратып укып йөри, укытучысын да ошата, әни кеше өчен зур бәхет бит бу! Ә Яңа ел һәркемгә сәламәтлек алып килсен, авыручылар сафыксын, аякка бассын, яман чирләргә дәва табылсын, иде дип телим.
Әсмән Нурлыҗанов:
- Узган ел читтәге улымның малае армиядән кайтты. Бик куандым шуңа. Үзебездә үскән онык бит. Әбисе белән ул кайтканчы изге теләктә тордык. 2016 ел шуның белән истә калды дисәк тә була, ә киләсе елда шул оныгыбыз өйләнәм, ди. Озак кына йөргән кызы да бар. Алып кайтып күрсәтте.Татар баласы, күңелгә якын. Матур итеп татарча сөйләшә.Бәхетләре булсын! Әби белән барлык яшь гаиләләргә дә тигезлек, бәхет, исәнлек-саулык теләп калабыз.
Гөлшат Гарипова:
- Һәр ел үзенең борчу-шатлыклары белән килеп җитә һәм үтеп тә китә. 2016 ел да шулай булды, әмма куанычлары күп иде. Оныгым Азалия Казандагы гимназиягә, 1 сыйныфка укырга керде. Үзем озата бардым. Лаеклы ялдагы укытучы булганлыктан, бу вакыйга күңелемнән мәңге китмәс. Сеңлем Асиянең улы өйләнде. Кадерле туганым өчен бик куандым. Инде бу Яңа ел беркемгә дә борчу-хәсрәт алып килмәсен иде, үлем-китемнәр булмасын, гел шатлыклардан гына торса иде гомеребез.
Ислам Сабиров:
- Маймыл елыннан Әтәч елына бик тә горур кыяфәттә, нәкъ тә әтәч кебек килеп керәм. Чөнки йорт җиткердем, күчендек, Яңа елны биредә каршыладык. Үз өең үз өең шул инде...Йөрәк куанычтан өсте-өстенә тибә. Йортка кереп торулар тәмам туйдырган иде инде. Шуңа күрә, Яңа елда өйсезләр өйле булсыннар, йорт җиткерүчеләрне Ходай ярдәменнән ташламасын дип телим. Баш өстендә вакытлыча түбәң , торыр җирең булу куаныч түгел ул, үзеңнеке булуы куаныч!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250