Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Иске Яңа елда агачларда бәс күп булса, бал уңышы яхшы булырга тиеш

13 гыйнвардан 14енә каршы төндә искечә Яңа елны каршы алабыз

Борынгылар аңа зур игътибар бүлгән. Ни өченме? Гади көн түгел ул. Сынамышларны дөрес үтәсәгез, тормышыгызга байлык, иминлек, матурлык, сөю килергә тиеш... 
Иртәгә — тылсымлы көн!
Иртәгә — тылсымлы көн!
Өйгә акча керсен өчен иртәгә мендәр астына тимер акча салып йоклагыз.
Кияүгә чыгарга теләүче кызлар 13 гыйнварда көзгеләр чагылышында булачак ирләренең сурәтен күреп калырга мөмкин, имеш.

Иртәгә тәмле сыйлар әзерләргә, якын кешеләр белән матур һәм күңелле итеп вакыт үткәрергә кирәк. Өстәлдә ит һәм балык ризыклары хуплана. Сыйлар никадәр юмарт, ел шулкадәр уңышлы булырга тиеш икән.

Иртәгә төнлә алдагы җәйнең нинди булачагын белергә мөмкин. Җил көньяктан иссә, җәй эссе булачак. Иске Яңа елда төньяктан искән җил көйсез җәй вәгъдә итә.
Җил көнбатыштан иссә, балык һәм сөт күп булачак икән. Көньяктан искән җилгә дә сөенегез — җиләк-җимеш, яшелчә мул булачак!

Иске Яңа елда агачларда бәс күп булса, бал уңышы яхшы булырга тиеш.
13 гыйнвар талаш-ызгышларны яратмый. Бу көнне башланган сүзгә килешү ел буена сузылырга мөмкин.

Иртәгә вак акча санамагыз, бурычка бирмәгез. Югыйсә, акчасызлык килергә мөмкин.
Иске Яңа елда юмартлык күрсәткәннәргә иминлек, уңыш киләчәк дип санала.

13 гыйнварда караңгы киемнәрдә йөрмәгез. Көненә өч тапкыр кием алыштырган хатын-кызлар ел буе бик гүзәл булырга тиеш, имеш. Ә менә ирләр бу көнне каеш-билбауларын югалтырга тырышмасын. Югыйсә, хатыннары башка ир-егетләргә күз салырга мөмкин икән.

Әлбәттә, бу сынамышлар бик борынгыдан калган сәер гадәтләр генә. Заманча карашлы кешеләрнең аларга ышануы гаҗәп булыр иде. Ләкин аларны белү һәм сынап карап, күңел ачу бер дә начар түгел бит, килешәсезме?
Иске Яңа елны күңелле каршы алыгыз, бәхетле ел килсен!

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2024-01-12/irt-g-tylsymly-k-n-3600392?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев