Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Югалтулар авыр...

Ямьле май ае гаиләбезгә зур югалту алып килде.

Тормыш иптәшем, ба-лаларның әтиләре, онык-ларның бабалары Нуретдин Низаметдинов көчле авырудан соң бакыйлыкка күчте.

Нуретдин озак еллар Куныр авылы имам-хатыйбы булып торды. Авырса да, Казан югары мөселман мәдрәсәсенең Балтач бүлегендә белем алып, мәрхүм булырына бик аз гына кала, имам-хатыйб дипломы алды. Куйган максатларына ирешә алуына бик куанган иде. Әмма...

Авыр вакытта кайгыбызны уртаклашып, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән барлык туганнарга, күршеләргә, дусларга, Җәлил хәзрәт Фазлыевка, Балтач үзәк мәчетенең имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаевка, соңгы юлга озатуда булышкан авылдашларга, катнашкан һәркемгә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Безгә эшләгән яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Нуретдинның авыр туфрагы җиңел, рухы шат, урыны җәннәттә булсын.

Мәрхүмнең гаиләсе,

Куныр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: югалтулар