Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Юлда узышу зур осталык сорый

Каршы як хәрәкәт юлына чыгу 29 кешенең үлүенә, 98 кешенең тән җәрәхәтләре алуына китергән.

Татарстан Республикасында 6 марттан 15 мартка кадәр зур профилактик чара уздырыла. Ул юл хәрәкәтенең каршы ягына чыгуларны киметүгә юнәлдерелгән. Чөнки 2022 елда каршы як хәрәкәт юлына чыгу 29 кешенең үлүенә, 98 кешенең тән җәрәхәтләре алуына китергән, барлыгы 60 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. .

Юлда узу-узышу маневрын ясау зур осталык сорый. Юл хәрәкәте кагыйдәләре тарафыннан тыелган юл участокларындагы каршы хәрәкәт итүче юл сызыгыннан беркайчан да чыкмагыз.
Юл тамгаларына игътибар итегез, билгеләрне күзәтеп барыгыз. Үзегезнең игътибарны юлга юнәлтегез.
Бу турыда барлык шоферлар белсәләр дә, нигәдер кагыйдәләр үтәлми. Юлда тыелган юл участокларындагы каршы хәрәкәт итүче өзлексез юл сызыгыннан чыккан өчен 5000 сум штраф салына иясә 6 айга кадәр машина белән идарә итү хокукыннан колак кагарга мөмкин. Ә инде бу административ бозулардан соң яңадан шушындый ук кагыйдәләрне бозсаң, өч елга кадәр ирегеңнән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Имин юллар