Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Иван Новиков: Россиядә алданган өлешчеләргә дәүләт ярдәмен чикләү ихтималы бар

Татарстанның Алданган өлешчеләргә ярдәм фонды директоры проблемалы объектларда еш кына күп фатирлар инвесторларныкы булуын әйтте.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Россиядә алданган өлешчеләргә дәүләт ярдәме белән фатир бирүне чикләү ихтималы федераль дәрәҗәдә карала.

Бу турыда Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның Алданган өлешчеләргә ярдәм фонды директоры Иван Новиков әйтте.

«Проблемалы объектларны төзеп бетерү өчен бюджет акчасы тотылу сәбәпле, гамәлдәге законга үзгәрешләр кертү һәм өлешчеләргә чикләнгән күләмдә фатир бирү варианты федераль дәрәҗәдә карала», — диде Иван Новиков.

Аның фикеренчә, әлеге мәсьәлә кертемнәрне иминләштерү схемасы кебек эшләргә тиеш. Ягъни, ул өлешчегә ярдәм нигезендә тапшырылырга тиешле мәйданны билгеләп, калган өлешен эшмәкәрлек рискы буларак бәяләүне күздә тота.

«Билгеле булганча, проблемалы объектларда еш кына күп фатирлар инвесторларныкы. Алар я юридик затлар, я алга таба сату өчен торак алган кешеләр», — диде Иван Новиков.

Фото: Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак алданган өлешчеләр