Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Изге җомга көннәрендә “Хезмәт” шатлык өләште (+фоторепортаж)

Бүген редакциябез ишегалдында зур бәйрәм - абунәчеләр көне үтте. Иртәдән тәмле коймак исенә һәм дәртле музыка тавышына хәйран гына укучыларыбыз җыелды.

Алар редакциябез белән танышып, эшләребез белән кызыксындылар, үзләре дә балачакларын да, газетаның элгәре заманда чыккан вакытларын да искә алып утырдылар. Һәрбер килгән кешене әлеге көнне кайнар чәй белән коймак һәм башка тәм-томнардан тыш, күңелле вакыйга - лотерея уйнату да көтә иде. Балалар махсус савыттан саннар язылган кәгазьләрне алган мәлдә һәркем үзенең номеры чыгуны көтеп, бүләк отарга өметләнде. Ә бу көнне бүләкләр чыннан да күп иде. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк дигән әйтемне күз уңында тотып, нинди генә бүләккә дә сөенгән абунәчеләребез киләсе елларда да шушындый чаралар үткәрүебезне сорадылар һәм истәлеккә дип фотога да төштеләр. Чыннан да, Сабантуйлар атнасы булуга да карамастан, "Хезмәт"ебездә үткәрелгән бәйрәмне якын итеп килгән барлык яраткан газета укучыларыбызга рәхмәт сүзләре җиткерәсебез килә. Сезнең белән бүгенге көнебез тагын да ямьләнде һәм киләчәккә иҗат итәргә яңа көч бирде.

Песок отучыларыбыз: Анастасия Михайлова, Руфия Закирова, Рәмзилә Сәгыйтова, Фирдания Җәләлиева, Гыйльмулла Зәкиев, Рафаэль Гыйләҗев, Фәләхетдин Гарәфетдинов, Эльвина Иванова.

Башка бүләкләргә лаек булучылар: М. Гыйльметдинова, Илзирә Газизуллина, Дания Бадукшина, Фаяз Габделхаков , Венера Гәрәева, Любовь Бускина, Светлана Әхмәтшина, Илсияр Гыйләҗетдинова, Татьяна Клейменова, Мансур Фәйзрахманов, М. Фәхретдинова, Нурзада Сәмигуллин, Гыйльмулла Зәкиев, Ф. Газизова (Ибраһимова 34), Гөлзилә Әхмәтҗанова, Галина Кобылкина, Илдар Низамов, Рауза Ишморатова, Гөлия Фазылҗанова, Галимҗан Зарипов, Вагыйз Таҗиев, Илнур Нурмөхәммәтов, Манашева, Айнур Сафин, Нургаян Ибраһимов, Габделнур Сафин, Гайфетдинова, Сафиуллина, Гозәерова, Сергеев, Наҗия Зыятдинова, Салихова, Сафина.

Әлегә бүләкләрен алмаучылар, редакциябездән килеп алуыгыз сорала. (Исем-фамилияләрдә хата киткән булса, алдан ук гафу үтенәбез).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250