КАЕНДА САРЫ ЯФРАКЛАР КҮБРӘК БУЛГАН САЕН…
Гомер-гомергә алдагы көнгә һава торышының нинди буласын халык табигать сынамышлары аша сынаган. Әйтик, агач яфракларының иртә коелуы, тиз саргаюы - көзгә ике төрле сыйфатнамә бирә.
Сентябрь салкын булса, кышын кар тизрәк эри, яз тизрәк килә.
Табигатькә бәйле сынамышлар:
• Пәрәвезләр күп очса, көз җылы, кыш салкын килер.
• Яфраклар коелырга ашыкмаса - алда зәмһәрир кыш көтә.
• Әгәр көзен каен яфраклары агачның очыннан саргая башласа, яз иртә, астан саргайса - соң килер.
• Сентябрьдә кырмыскалар үлән өстендә чабышса, кар тирән булып ятар. Астан йөрсә - кыш озын булыр.
• Торналар өстән очса, матур, җылы көз озак торыр.
Һәр көнгә халык сынамышлары:
9 сентябрьдә күктә өер-өер болытлар күренсә, кыска вакытлы яңгырлар явып узар.
10 сентябрьдә чикләвек күп, гөмбә аз булса, кыш карлы һәм суык булыр.
11 сентябрьдә торналар җылы якка китсә, кыш иртә килер.
12 сентябрьдә пәрәвез үсемлекләргә чорналса - көннәр җылы торыр.
13 сентябрьдә көньяктан искән җил, солы уңышының мул булуы турында сөйли.
14 сентябрьдә кояш кызарып баеса, көннәр суыта.
15 сентябрьдә кичен җил көчәеп, юнәлешен үзгәртсә, көннәр бозылыр.
16 сентябрьдә иртән томан төшсә, коры, аяз көннәргә ишарә.
17 сентябрьдә иртән яңгыр яуса, төшкә кадәр туктар.
18 сентябрьдә урманда миләш әз икән, октябрь коры, күп булса - елак килер.
19 сентябрьдә иртән агачларда бәс күренсә, кыш карлы булыр.
20 сентябрьдә чыршы, нарат күркәсе күп булса, киләсе елга язгы сабан культуралары, борчак һәм кыяр уңар.
21 сентябрьдә куяннар тунын акка алыштыра башласа, тиздән кыш җитә дигән сүз.
22 сентябрьдә черкиләр күренсә, кыш җылы килер.
23 сентябрьдә гөмбә күп икән, кар әз булыр яки киресенчә.
24 сентябрьдә кырмыскалар ояларын биек итеп өйсә - кыш суык булыр.
25 сентябрьдә җил тынмыйча һәм юнәлешен үзгәртеп иссә, һава торышы бозыла.
26 сентябрьдә көнчыгыштан искән җил юнәлешен көнбатышка үзгәртсә, яңгырлар килер.
27 сентябрьдә көнбатыштан җил берничә көн рәттән иссә, көннәр бозыла.
28 сентябрь - торналар киткәннән соң, 3 атнадан беренче суыклар килә.
29 сентябрьдә җылы якка китмәгән сыерчыклар күрәсез икән, октябрь дә җылы килер.
30 сентябрьдә торналар очса, Покрауда (14 октябрь) суык булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев