Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Каһвә нәрсәдән файдалы?

Каһвәне кирәкле күләмдә генә эчсәң, төгәлрәге, 400 миллиграммнан артмаса, аның файдасы зур.

Бердән, ул йөрәк-кан тамырлары системасына уңай йогынты ясый. Скандинавия белгечләре тикшеренүе нәтиҗәләре күрсәткәнчә, көненә өч чынаяк каһвә эчү йөрәк өянәге куркынычын киметә. Әгәр дә алты чынаяктан күбрәк эчсәң, киресенчә арттыра гына.

  • Каһвә эчәклек эшчәнлеген дә яхшырта.
  • Подагра, артрит вакытында да җиңеллек бирә.
  • Вируслы гепатит булганда бавырны саклый. Бу төр гепатитның яман шеш яки циррозга күчү процессын тоткарлап тора.
  • Баш миен дә яхшырта. Каһвәне даими кулланучылар тестларны яхшырак чишә ди.


Элек каһвә белән баш авыртуын да басканнар. Хәзер дә кофеин кайбер препаратлар составына кертелгән. Әмма медальнең икенче ягы да бар. Хроник баш авыртудан җәфаланучылар анальгетикларны еш кулланып, аны эчми башласалар, авыртуның кинәт кенә көчәеп китүен сизә. Каһвә белән дә шулай ук. Аңардан баш тарткан очракта, баш өянәге көчәергә мөмкин.

Паркинсон авыруы барлыкка килү куркынычын киметә. Бу авыру каһвә яратучыларда аз очрый икән. Ни өчен икәне әлегә билгеле түгел.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев