Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кама Тамагы районында гипс руднигы янында шартлау булган

Гадәттән тыш хәл бүген «Фоника-Гипс» ҖЧҖ участогында иртәнге биштә булды.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Кама Тамагында гипс руднигы шартлавында ике кеше һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 3.45 сәгатьтә эшчеләр "Крот" тибындагы машинада шартлаткыч кую белән шөгыльләнгән. 5.05 тирәсендә машина өскә таба чыгарга юл алган. Шартлау шахтага керү урыныннан биш метр ераклыкта булган.

Шартлау булган урында Кама Тамагы янгын сүндерүчеләре һәм коткаручылары эшли.

Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте Кама Тамагы районының Сөйки авылында «Фоника-Гипс» ҖЧҖ участогында аммонал шартлаган урыннан фотолар тәкъдим итте.

Оператив төркемнәрдән тыш, урынга Кама Тамагы районы прокуроры да килә. Прокурор тикшерүе нәтиҗәләре буенча, тиешле чаралар күреләчәк.

Һәлакәт нәтиҗәләре буенча «Тау, төзелеш һәм башка эшләр башкарган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шартлау