Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Камилә Сафиуллина: «Начарлыктан ерак йөрим, гел яхшыда өметләр»

Мин гап-гади авыл кызы Авылымны яратам.

Сезнең игътибарга Г. Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Камилә Сафиуллинаның иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез. 

Шигырь язам

Шигырь язам. Нәрсә соң ул?
Үзем тапкан газап ул. 
Шундый рәхәт, һәм читен дә
Менә шундый халәт ул!

Кайчак төнлә торып язам. 
Ә кайчакта бик җиңел.
Күңел хисләр белән тула,
Тик теркәп кенә өлгер.

Язам авылым турында,
Яшьтәшләрем дә якын.
Яшьлек дулкын булып исә,
Сизелеп тора ялкын.

Начарлыктан ерак йөрим
Гел яхшыда өметләр.
Аяз, якты булсын күкләр,
Имин булсын ил-көннәр.

Бишек җыры

Нәни генә кызым син
Елак түгел, бик тәти. 
Имезлегең суырып,
Йоклап ал әле бәби.

Тиздән тәпи китәрсең
Ә хәзергә йокла син.
Уйнадың, бик арыдың
Ял ит әйдә акыллым.

Кошчыгым син, былбылым,
Минем газиз күз нурым.
Карлыгачым, гөлкәем,
Йокла инде бәбкәем.

Сеңлемә

Ут борчасы безнең Мәрьям
Һич кенә дә тик тормый.
Әле генә монда йөри,
Шул арада җыр җырлый.

Уйный, сөйли, биеп китә,
Курчакларын уйната.
Ул да булмый пазл тезә
Бөтенебез шакката.

5 кенә яшь әле аңа
Рус телен яхшы белә.
Татарча шигырьләр сөйли,
Җырлар да җырлап бирә.

Шундый сеңелем булуга
Мин канәгать күрегез.
Мәрьям безнең бигрәк уңган
Тимәсен тик күзегез.

Авылымны яратам

Мин гап-гади авыл кызы
Авылымны яратам.
Авылны яшәтү өчен
Һәрвакытта җан атам.

Дусларым күп, мин аларга
Сөйлим күңел серләрем.
Тормыш дигән бу дөньяда
Ничек яшәү кирәген.

Язмышыма бик тә рәхмәтле мин
Бу авылдан ахры һич китмәм.
Олыгайганчы биредә яшәсәм дә
Яшәүләрдән ахры һич туймам.

Авылыма

Мин авылда туып үстем
Авыл миңа бик якын.
Гүзәл Яңгулым диюгә
Күңелдә дөрли ялкын.

Һавасы ук башка аның
Чишмәләре саф сулы.
Урман буйлары, аланнар
Җиләкләр белән тулы.

Елгасында балыгы күп
Кырларда иген үсә.
Бары бездә генә шулай
Йомшак, җылы җил исә

Шөкер авылда яшьләр күп.
Тормыш гел кайнап тора.
Рәхәт яши авылым халкы
Күпсенмәсен тик хода.

Зур байлык

Сәламәтлек — зур байлык ул
Кем генә белми аны.
Режим белән рәхәт итеп
Яшәүче аңлый моны.

Саулык дигән төшенчә
Башлана чисталыктан.
Үзеңә үк рәхәт булыр
Иртүк торып, юынсаң.

Витаминлы ризык белән
Һәрвакытта туенсаң.
Сау-сәламәт булырсың син
Җәен сулар коенсаң.

Дөрес туклану серләрен
Яшьтән белеп үзләштер.
Авырмыйча, саулык белән
Тормыш итү кирәктер.

Их, уйнар идем...

Бозлы таулар, шугалаклар
Бик чакыра уйнарга.
Һич кенә дә вакытым юк
Бу турыда уйларга.

Дәресләр карарга кирәк
Мәсьәлә чишү кыен.
Бер минут та вакытым юк
Читтә тор әле уен.

Их, уйнар идем, югыйсә,
Дусларым белән бергә.
Шекспирның "Гамлет«ын
Кирәк шул өйрәнергә.

Уйгур, рун истәлекләре
Төшкә кереп йөдәтә.
Иярченле кушма җөмлә
Тарта кебек итәктән.

Әй, химия! Водородның
Бер атомы югалган.
Эзләп менә шул атомны
Ничәмә кат баш ватам.

Биология «Кеше» өйрәтә,
Гәүдә, тән төзелешен.
Үзем дә кеше бит юкса
Аңлый алмыйм берниен.

Чит ил тарихын беләбез, 
Наполеон һөҗүм иткән.
Татар тарихын белмибез
Моңа кем дучар иткән?

Физкультура дәресендә
Әзрәк уйнап алабыз.
Һәр дәрестә өйрәнгәннең
Тузаннарын кагабыз.

Их, уйнар идем әле бер
Кечерәк бала булсам.
Каникул җитсен тизрәк
Мин аны көтеп алам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев