Карбызны тәүлекнең кайсы вакытында ашарга ярамый?
Аерым ризык итеп капкалап кую мөһим
Белгеч сүзләренчә, карбыз — бәвел һәм үт сыеклыгы кудыра торган чара, ул холестерин күләмен дә киметә.
Табиб-хирург тәүлекнең кайсы вакытында карбыз ашарга ярамавын әйткән. Белгеч сүзләренчә, аны йоклар алдыннан ашамау хәерле. Иң яхшы вакыт — иртән яки көндез. Моннан тыш, карбызны башка әйбер ашаганда түгел, ә аерым ризык итеп капкалап кую мөһим.
Белгеч сүзләренчә, карбыз — бәвел һәм үт сыеклыгы кудыра торган чара, ул холестерин күләмен дә киметә. «Зур һәм тәмле карбызда файдалы матдәләр күп. Аерым алганда, А, В, С, Е витаминнары, магний, кальций, фосфор, тимер, натрий. Анда су да күп. Шуңа күрә ул бәвел һәм үт сыеклыгын яхшы куа, холестеринны киметә, ябыгырга ярдәм итә, сусауны баса», — дигән Умнов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев